Хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру турындагы закон соңгы укылышта кабул ителде
Закон 2018 елның 1 маеннан үз көченә керәчәк.
2018 елның 1 маеннан Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумына кадәр арттырылачак. Дәүләт Думасы шул хактагы законны соңгы укылышта кабул итте, дип хәбәр итә «Газета. Ру».
Закон проекты 3 миллионга якын кешегә кагылырга мөмкин, дип белдерде хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин. Бүгенге көндә нәкъ менә шул сандагы россиялеләр яшәү минимумыннан да азрак акча ала, дип искәртте ул.
Закон кысаларында федераль бюджет хезмәткәрләренә – 7,5 миллиард, төбәкләрдәге бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә 32 миллиард сум акча бүленәчәк.
Фото: http://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев