Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөкүмәт Россиядә пенсия яшен арттыруны хуплады

РФ хөкүмәте хатын-кызларга — 63, ир-атлар өчен 65 яшькә кадәр пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын хуплады

Бу хактагы карар 14 июнь көнне хакимият утырышында кабул ителде. Пенсия яшен әкренләп арттыру карала, ул 2019 елда башланачак һәм ир-атлар өчен 2028 елда, хатын-кызларга 2034 елда тәмамланачак.
2019 елдан Россия гражданнарының лаеклы ялга чыгу яше ел саен бер елга арта башлый. Хәзерге пенсионерларга үзгәрешләр кагылмый.

Премьер-министр Дмитрий Медведев ассызыклавы буенча, пенсия яшен арттыру турындагы карарлар бик катлаулы, әмма дәүләт шуннан башка социаль өлкәдә дә, кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрүдә дә, икътисад үсешендә дә алга китә алмаячак.

Документ буенча, 1959 елгы ир-атлар һәм 1964 елда туган хатын-кызлар пенсиягә 2020 елда 61 һәм 56 яшьтә чыга алачак. Ягъни бүгенге көндә 59 яше тулган ир-атларга өстәмә тагын биш ел түгел, ә ике ел эшләргә туры киләчәк.

1960 елгы ир-атлар һәм 1965 елгы хатын-кызлар пенсиягә 2022 елда чыга ала. Алга таба шушы «адым» саклана.

«Бу безгә инфляция чиген узып пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип белдерде Медведев.

Фото: скриншот с видео

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Хөкүмәт Россиядә пенсия яшен арттыруны хуплады

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X