Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күрше райондагы ханымга күрәзәче хезмәте 400 мең сумга төшкән

Бу хәл Кукмарада булган. Агымдагы елның октябрендә Кукмараның Гагарин урамындагы йортларның берсендә яшәүче олы яшьтәге ханым телевидениенең бер каналы аша баручы тапшырудагы "күрәзәче" белән элемтәгә керә. Күрәзәче аның белән телефон аша сеанслар уздыра. Әмма көннәрдән беркөнне аңа сеанслар өчен акча күчерү турында хәбәр итәләр. Әлеге ханым, үзенең акчалары җитмәгәч, күршеләреннән...

Бу хәл Кукмарада булган.
Агымдагы елның октябрендә Кукмараның Гагарин урамындагы йортларның берсендә яшәүче олы яшьтәге ханым телевидениенең бер каналы аша баручы тапшырудагы "күрәзәче" белән элемтәгә керә. Күрәзәче аның белән телефон аша сеанслар уздыра. Әмма көннәрдән беркөнне аңа сеанслар өчен акча күчерү турында хәбәр итәләр. Әлеге ханым, үзенең акчалары җитмәгәч, күршеләреннән дә алып торып, 400 мең сумнан артык акчаны күрсәтелгән счетка җибәрә. Хәзер исә ул, минем акчаларымны кайтарырга булышыгыз, дип полициягә гариза язган. Бүгенге көндә бу факт буенча тикшерү эшләре бара, дип яза "Хезмәт даны".
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев