Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кичке уннан соң урамда тоткарланган балаларның әти-әниләре комиссия каршында җавап тотты

8 апрельдә районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов җитәк­челегендә үткән чираттагы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүле­геннән кергән 24 материал каралды. Каралачак материалларның бер­ничәсе буенча гаепләнү­челәр комиссиягә килмәү сәбәпле, беркетмәләр үз­лә­реннән башка гына ка­ралды. Ни кызганыч, комиссиянең даими, актив "кунагына" әйләнгән кешеләр бар. Гаиләдә...

8 апрельдә районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов җитәк­челегендә үткән чираттагы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүле­геннән кергән 24 материал каралды. Каралачак материалларның бер­ничәсе буенча гаепләнү­челәр комиссиягә килмәү сәбәпле, беркетмәләр үз­лә­реннән башка гына ка­ралды. Ни кызганыч, комиссиянең даими, актив "кунагына" әйләнгән кешеләр бар. Гаиләдә эчкечелек нә­тиҗәсендә балигъ булмаган балаларына тиешле тәрбия бирмичә, Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 5.35нче маддәсенә кагылышлы 18 материал тикшерелде. Үз вазифаларына салкын караган Саба, Язлы Арташ, Курсабаш, Шәмәрдән, Алан Елгадан булган тәртип бозучыларга 100 сумнан 500 сумга кадәр штраф санкцияләре кулланылды. Әлеге таныш йөзләрне күргәннән соң "тукран тәүбәләре" дигән гыйбарә күңелгә килә. Бигрәк тә ай саен комиссия каршына килеп, башка кабатланмасына ант эчеп, тәүбәгә килгән рәвеш ясап киткән хатын-кызларны кабат күреп нәфрәт арта. Сабада яшәүче, системалы рәвештә эчкечелек белән мавыккан М. комиссиядә иң "стажлы"лардан саналадыр. Балигъ булмаган баласын авыр вәзгыятьтә калдыруы нәтиҗәсендә комиссия аны бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм итү өчен судка материал бирергә дигән карар чыгарды.

Кичке уннан соң өлкән­нәрдән башка урамда тоткарланган Саба, Тенеки, Ике басу Арташ, Шәмәрдән авылларыннан булган балигъ булмаганнарның әти-әниләренә дә җавап тотарга туры килде һәм контрольне көчәйтергә дигән бурыч куелды. Комиссия шулай ук прокуратурадан кергән алимент мәсьәләсенә кагылышлы өч материал карады. Сабада яшәүче өч ир-атның балигъ булмаган балаларына тиешле алимент акчасын түләүдә зур суммадагы бурычлары җыйналган. Әлеге очраклар алимент түләүдән читләшүдән түгел, аңлашылмаучанлык нә­ти­җәсе дип бәяләнде һәм кисәтү чарасы белән калдырылды. Утырышта сирәк очрый торган материал - Шәмәрдәндә яшәүче яшүсмернең транспорт бе­лән идарә итү таныклыгы юк килеш машина руле артына утыруы һәм хезмәт вазифаларын үтәгән полиция хезмәткәрләренә буйсынмыйча, каршылык күрсәтүе белән бәйле эш тикшерел­де. Әлеге гамәле өчен яш­үсмернең әнисенә 500 сум штраф түләргә туры килде. Ә нәтиҗәләр тагын да аянычрак булырга мөмкин иде. Баласының гомеренә һәм тирә-юньдәгеләргә куркы­ныч тудыручы әлеге күренешкә карата әти-әниләр контрольне тагын да көчәйтсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев