Киемең белән таныласың килсә, Теләче Сабан туена рәхим ит!
Яңалыклар

Киемең белән таныласың килсә, Теләче Сабан туена рәхим ит!

Теләче районында Сабан туен оештыручылар мәйданның көрәшчеләр һәм башка спорт төре белән шөгыльләнүчеләр өчен генә түгел, ә бар булган халыкны берләштерү урыны булуын быел да үзләренчә исбатларга тырыша.

5 июньдә узачак район Сабан туенда "Милли кием бәйгесе" үткәреләчәк. Әлеге бәйге хатын-кызлар өчен генә дип уйласагыз, ялгышасыз. "Хөрмәтле туташлар, ханымнар һәм әфәнделәр! Теләче болынындагы Сабан туенда быел да, башка еллардагы кебек, "Милли кием бәйгесе"н уздырабыз. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә!" - дип игълан тараткан оештыручылар.


http://intertat.ru


Нет комментариев