Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләсе ел бюджетында район газеталарының гонорар фондын арттыру исәпкә алынган

Дәүләт Советында алдагы өч елда мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чараларына каралган чыгымнарны әйттеләр.

Татарстанның киләсе ел бюджетында район газеталары, телекомпанияләренең гонорар фондын арттыру өчен чыгымнар каралган. Бу хакта бүген парламентта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР финанс министры урынбасары Оксана Кисапова әйтте.

Әлеге сорау белән депутат, Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов мөрәҗәгать итте. "Язын район газеталары, телекомпанияләре гонорар фонды арттырылган иде", - диде Әминов. "Барлык чыгымнар да исәпкә алынды", - дип җавап бирде Оксана Кисапова. 

Илшат Әминов, шулай ук, укытучыларга, мәдәни оешмаларда техник хезмәткәрләргә эш хакы артачакмы, дип сорады. Укытучыларга килгәндә, Кисапова бюджет турында закон проектына кертелгәнен әйтте. Техник хезмәткәрләр буенча әле хәл ителмәгән. “Мәдәният министрлыгы белән эшлибез. Киләсе елга аерым карар кабул ителергә мөмкин”, - диде.

Оксана Кисапова әйтүенчә, "Татарстан Республикасының 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына бюджеты турында” закон проектында 2020 елга “массакүләм мәгълүмат чаралары” бүлеге буенча бюджетта 1,5 млрд сум акча каралган. “Шул исәптән теле-, радиокомпанияләргә 874,7 млн сум, матбугатка, нәшриятка 613 млн сум”, - диде. 2021 (1 535,9 млн сум), 2022 елларда (1 533,2 млн сум) тармакка, шулай ук, якынча 1,5 млрд сум акча бирелер дип фаразлана.

Мәдәният, кинематография өлкәсенә 2020 елга республика бюджетыннан 9,2 млрд сум акча каралган. 2021 һәм 2022 елларда бу өлкәгә ТР бюджетыннан 8 млрд сумнан артык акча бирелер дип көтелә. “Акча музей, мәдәният, сәнгать учреждениеләре, китапханәләрне тотуга, кинематографияне үстерүгә, тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклап калуга, учреждениеләрнең гастроль эшчәнлеген тәэмин итүгә, яңа театраль постановкаларга тотылачак”, - диде Кисапова.

Мәдәният өлкәсендә грантлар бирүгә 362,8 млн сум, китапханәләр фондын баетуга 30 млн сум акча каралган. Иҗади берлекләргә, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына, ТР халыклары ассамблеясенә 23,3 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме ниятләнә. Мәдәният, сәнгать өлкәсендә премияләргә 1,9 млн сум бүлеп бирелә. Мәдәният өлкәсе чараларына 1 млрд сум акча тотылачак.

Фото: госсовет

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев