Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кинотеатрлар өчен пандемия шартларында эшләү буенча тәкъдимнәр әзерләнгән

Кинотеатрлар Россия төбәкләре башлыкларының карары һәм төбәкләрнең баш дәүләт санитар табибларының күрсәтмәләре нигезендә үз эшчәнлеген яңадан башлап җибәрә.

Роспотребнадзор кинотеатрлар өчен яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында эшләү буенча тәкъдимнәр әзерләде. Документ федераль хезмәт сайтында дөнья күргән.

«Кинотеатрларда барлык саклык чараларын үтәү яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметергә, хезмәткәрләрнең һәм кинотеатрга килүчеләрнең сәламәтлеген сакларга мөмкинлек бирәчәк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Документта билгеләп үтелгәнчә, кинотеатрлар Россия төбәкләре башлыкларының карары һәм төбәкләрнең баш дәүләт санитар табибларының күрсәтмәләре нигезендә үз эшчәнлеген яңадан башлап җибәрә.

Бинаны җыештыру һәм өслекләрне дезинфекцияләүгә бәйле тәкъдимнәрдән тыш, документта кино күрсәтүне оештыру буенча кагыйдәләр дә китерелә. Әйтик, сеанслар арасында бинаны җилләтү һәм дезинфекция чаралары кулланып җыештыру өчен 30 минут тәнәфес булырга тиеш. Кино залына кергәндә кешеләр зур төркемгә җыелмасын өчен сеанслар заллар саны 6дан артмаган кинотеатрлар өчен – 15, җиде һәм аннан да күбрәк залы булган кинотеатрлар өчен 10 минут аерма белән башланачак.

Билетлар сеанс вакытында тамашачылар арасында бер метр ара сакланырга тиешлеген күздә тотып сатылачак, бер гаилә әгъзалары исә бергә утыра ала.

Шунысын да искәртик: Татарстан кинотеатрлары 26 марттан үз эшчәнлеген туктатты.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X