Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЕВРО–2016: Криштиану Роналдуга “көн бетте”... [+фото]

Хәтерләсәгез, дөньяның иң танылган футболчысы Криштиану Роналдуга мөкиббән булуым турында берничә тапкыр әйткәнем булды инде. Кичәге Португалия-Австрия арасындагы матчта исә аңа карата мәхәббәтем тагын да арта төште. Аның "косягын" да кичердем хәтта... Аһ... чибәр дә соң инде бу Роналду. Кара-кучкыл йөзе, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаюлары, футбол кырында үз-үзен тотышы кайсы...

Хәтерләсәгез, дөньяның иң танылган футболчысы Криштиану Роналдуга мөкиббән булуым турында берничә тапкыр әйткәнем булды инде. Кичәге Португалия-Австрия арасындагы матчта исә аңа карата мәхәббәтем тагын да арта төште. Аның "косягын" да кичердем хәтта...
Аһ... чибәр дә соң инде бу Роналду. Кара-кучкыл йөзе, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаюлары, футбол кырында үз-үзен тотышы кайсы гына гүзәл затны битараф калдыра икән?! Ул футбол кырына чыккач, бөтен стадион яктырып киткәндәй була. Өстәвенә, операторлар да бертуктаусыз шушы танылган футболчыны гына төшерә кебек. Ә уены соң уены... Ул типкән тупларның матурлыгына сокланып сәгатьләр буе утырырга мөмкиндер, мөгаен. Көндәшеннән тупны да "эһ" дигәнче талап ала ул. Кызганыч, үзебезнең татар кызы, танылган модель Ирина Шейк (Шәйхелисламова) белән аерылышканнар икән. Бер дигән татар киявеннән коры калдык, иптәшләр... Шунысы гына йөрәкне әрнетеп тора.
Ярар, футболга кире әйләнеп кайтыйк. Португалия-Австрия арасындагы матчта да төп герой Криштиану булды, әлбәттә. Футбол кырына чыкканда кәефе бик яхшы иде, ахрысы, туктаусыз елмайды. Португалия гимны яңгыраганда да йөзеннән елмаю китмәде. Гимн ахырында исә чын йолдызларча, җанатарларын да сәламләргә онытмады...
Уенга килгәндә исә, матч бик кызу темплар белән башланып китте. Һөҗүмчеләр исә, нигездә, нәкъ менә Португалия командасы иде. Сез нәрсә әйтсәгез дә әйтегез: тик Россия җыелма командасы катнашындгы матчтан соң биредәге футболчыларга карап кына торасы килә. Берсен хурлап, икенчесен мактап утырырлык түгел. Комментаторлар әйтмешли, Португалия уенчылары техник яктан бик көчле, ахрысы. Миңа калса, бу профессионалларга гына түгел, ә гадәти тамашачыга да ачык күренә...
Әлбәттә, әлеге уенда мин Португалия өчен җан аттым. Биредә Криштиану Роналдудан тыш башка чибәр спортчылар юк иде анысы. (Ул яктан Австрия футболчылары бер башка өстен тора). Шулай да, мин хәзер элеккеге Мессибикә түгел инде - русчалатып әйткәндә, футболда бераз "разбираюсь".
Шунысы гына көенечле: әлеге матч шактый кызыклы булуына карамастан, капкаларга бер генә туп та (!) кермәде. Мин исә уен буе Криштиану Роналдудан матур һөҗүм көттем. Әлбәттә, матур туплар күп булды, тик шунысы кызганыч: аларның барысы да капка яныннан уза торды.
Дөресен генә әйткәндә, мин мондый нәтиҗә көтмәгән идем. Хәер, минем кебекләр шактый булгандыр, мөгаен. Шулай да, Криштиануга бер генә үпкәм дә юк. Кайчакта йолдызлар да ялгышырга мөмкин бит! Тик менә минем белән килешүчеләр генә сирәк булыр кебек тоела. Күпләр Криштиануның бу "косягын" кичермәс, мөгаен. Күпләр әле биииик озак әлеге уңышсыз пенальти турында искә төшерер, Роналдудан мондый хәл көтмәгән идек дип ачу китерерләр! Әнә бит комментаторлар да бу хәлдән соң 15 минут буе әлеге пенальтины "чәйнәде". Янәсе, бу - әлеге Европа чемпионатында капкага эләкмәгән беренче пенальти.
Иманым камил, Роналду урынында башка берәү булса, бу хәлгә берәүнең дә исе китмәс иде. Тик, кая барасың, танылган йолдыз булган өчен күпкә кыйммәткәрәк түләргә туры килә шул...
Мессибикә РОНАЛДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев