Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Комиссия әгъзалары авылны йөреп чыкканнан соң, күпләр капка төбендәге, тыкрыклардагы, бакча артындагы таш, бүрәнә, салам ише әйберләрне алган

    Күпме генә йөгерсәң дә, кара кү­лә­гәң артыңнан калмый, диләр. Авыл җирлекләре башлыкларының сүзләрен, киңәшләрен игътибарга алмыйча, йортлары тирәсен тәртипкә китерергә ашыкмаучылар иртәме-соңмы штрафка тартылалар. Саба муниципаль районы административ комиссиясенең чираттагы утырышына бу юлы Сатыш авылында яшәүчеләр чакырылган иде. Барысы 24 кеше. Комиссия Сабантуй алдыннан кунаклар кайта-китә торган юл өстендәге авылның...

    Күпме генә йөгерсәң дә, кара кү­лә­гәң артыңнан калмый, диләр. Авыл җирлекләре башлыкларының сүзләрен, киңәшләрен игътибарга алмыйча, йортлары тирәсен тәртипкә китерергә ашыкмаучылар иртәме-соңмы штрафка тартылалар.

    Саба муниципаль районы административ комиссиясенең чираттагы утырышына бу юлы Сатыш авылында яшәүчеләр чакырылган иде. Барысы 24 кеше. Комиссия Сабантуй алдыннан кунаклар кайта-китә торган юл өстендәге авылның төзеклеген тикшергән һәм никадәр беркетмә төзелгән. Иң элек Кутузов урамындагы йортта яшәүче 86 яшьлек өлкән кешене чакырдылар. Шәхси хуҗалыгы биләмәсеннән читтә иске баганалар тота икән. "Үзем чак йөрим. Отпускага улым кайтты, тәртипкә китерәбез",- диде бабай. Комиссия рәисе Равил Гасыймов законнарның 86 яшьлек кешегә дә, 16 яшьлегенә бер икәнлеген аңлатты. Аннан соң чакырылган апабыз (Кутузов урамы) шактый тартышты. "Алты чиләк ком-таш өчен 2 мең штраф саласызмыни? Су кермәсенгә куелган иде бит ул. Бөтәерсез инде 2 мең белән",- диде ул еларга җитешеп.

    Абзар төзелгәннән соң калган комны авыл җирлеге биләмәсе булып саналган капка төбендә тотучыга (Матросов урамы): "Гаебеңне таныйсыңдыр бит. Килешәсездер бит штраф белән?" - дигән сорауны бирделәр.

    - Килешмәсәм, түләттермисезме әллә?- дип сүзне шаяртуга борды ул. Төзелгән беркетмә белән килешергә теләмәүчеләргә 10 көн эчендә судка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында аңлатылды.

    Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

    Фәнил Мәүлетов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: