Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Консерва банкасында Казан һавасы сатыла

Универсиада вакытында чәк-чәк, сувенирлар белән бергә кибетләрдә консерва банкасына тутырылган Казан һавасы да сатканнар. Аны туристлар чират торып алган икән. Хәзерге вакытта да әлеге үзенчәлекле бүләк-сувенирны кибетләрдә очратырга була, "Шәһри Казан" журналисты Бауман урамындагы бер кибеттә консерваны сатып алуга да ирешкән. Менә бит ачыш! Күкрәк киереп Татарстан һавасын сулыйсы килгән...

Универсиада вакытында чәк-чәк, сувенирлар белән бергә кибетләрдә консерва банкасына тутырылган Казан һавасы да сатканнар. Аны туристлар чират торып алган икән. Хәзерге вакытта да әлеге үзенчәлекле бүләк-сувенирны кибетләрдә очратырга була, "Шәһри Казан" журналисты Бауман урамындагы бер кибеттә консерваны сатып алуга да ирешкән.

Менә бит ачыш! Күкрәк киереп Татарстан һавасын сулыйсы килгән чакта һич кенә дә борчуга каласы юк - консерва кул астында. Иң кызыгы һәм гаҗәпкә калдырганы, Казан һавасын бездә түгел, Пермьдә тутыралар икән. Аны эшләп чыгара торган «Воздух города» компаниясе Пермьдә урнашкан.

Тагын бер бик тә кызык мәгълүмат: һаваны процентларга бүлеп тутыралар! Монысын ничек башкара алалардыр, анысы сезнең белән безләргә сер булып кала.

Шулай итеп, һаваның

25 проценты - Бауман урамыныкы,

25 проценты - Казан Кремленеке,

15 проценты - Меңьеллык мәйданыныкы,

15 проценты - Иске Татар бистәсенеке,

10 проценты - Тукай мәйданы

10 проценты - Зилантов монастыренеке.

Консерваның тышына «Кол Шәриф» мәчете сурәтен дә төшереп куйганнар.



Сувенирның тагын бер "+" ягы бар - куллану вакыты. Җитештерүче биргән гарантия буенча ул 99 ел саклана ала.

Иң кызыгы, башкала һавасын Пермьдә (!) тутыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев