Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Коронавирус пандемиясе башыннан ук авыру күрсәткечләре югары булган районнар билгеле

    Татарстан авыру күрсәткечләре буенча Россия субъектлары арасында 81 нче, Идел буе округында соңгы урында.

    Коронавирус инфекциясе очраклары чагыштырмача күбрәк теркәлгән районнар билгеле. Аларны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина атады.

    Әтнә, Апас, Чүпрәле, Лаеш, Биектау, Питрәч, Югары Ослан, Теләче, Саба районнары, Казан шәһәре - исемлектә. Аларда пандемия башыннан ук коронавирус йоктыру дәрәҗәсе югары булган.

    «Татарстан авыру күрсәткечләре буенча Россия субъектлары арасында 81 нче, Идел буе округында соңгы урында», — диде Марина Патяшина. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: