Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коточкыч фаҗига: Омскида солдатлар үлде

Омск тирәсендәге Светлый бистәсендә яңа гына армиягә алынган солдатлар казармасының түбәсе һәм стенасы ишелде. Бу хәл 12 июльдә «отбой»дан соң булган. Һәлак булучылар саны ике дистәгә якынлаша, зыян күрүчеләр саны да аз түгел, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар. Дүрт катлы казармада барлыгы 337 хәрби хезмәткәр булган. РФ Оборона министрлыгы мәгълүматларына...

Омск тирәсендәге Светлый бистәсендә яңа гына армиягә алынган солдатлар казармасының түбәсе һәм стенасы ишелде.



Бу хәл 12 июльдә «отбой»дан соң булган. Һәлак булучылар саны ике дистәгә якынлаша, зыян күрүчеләр саны да аз түгел, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар.

Дүрт катлы казармада барлыгы 337 хәрби хезмәткәр булган. РФ Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, казармада ремонт эшләре үткәрелгән булган. Инженерлык челтәрләре, идән, түбә, тәрәзә алыштырылган. Әмма перепланировка үткәрелмәгән.



Хәзерге вакытта хәрабәләрне актару бара. Алар астында 38 кеше калган булган. Коткару эшләре дәвам итә.

Бүген, 13 июльдә Омскида гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү буенча комиссиянең ашыгыч утырышы булачак.,

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев