Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ковидка кагылышлы сорауларга җавап бирүче робот татарча «сөйләшә» башларга мөмкин

Бүгенге көндә «Лилия» консультацияләрне рус телендә бирә.

Кайнар линиядә коронавируска кагылышлы сорауларга җавап бирүче Лилия исемле тавыш ярдәмчесе киләчәктә татар телендә консультацияләр бирә башларга мөмкин. Бу турыда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цирфлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.

«Әлегә Лилия шалтыратучыларга рус телендә консультацияләр бирә. Рус телендәге җавапларның сыйфатын яхшырткач, татар телендә хезмәт күрсәтүгә күчәчәкбез», — диде ул.

Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев, үз чиратында, Лилияне татарча «сөйләшергә» өйрәтү өчен шактый вакыт таләп ителәчәген искәртте.

«Биредә алгоритмнар, программалар белән тәэмин итү турында сүз бара. Эш күп булачак, бу шактый вакыт таләп итә», — дип сөйләде Булат Җамалиев.

Беренче тапкыр гражданнарга тулысынча автоматлаштырылган хезмәт күрсәтү технологиясе пилот режимында март аенда эшли башлаган иде. Ул вакытта Лилия барлыгы 4 меңнән артык сорауга җавап кайтарган.

Исегезгә төшерәбез, республикада коронавирус белән бәйле мәсьәләләр буенча халыкка консультация бирү өчен кайнар элемтә тәүлек буе эшли. 8 (800) 222-59-00 номерына шалтыратып, татарстанлылар COVID-19 кагылышлы сораулар буенча консультация, дарулар белән тәэмин итү турында мәгълүмат ала. 

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев