Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кояш кызы Ләйсән Зарипова Тула шәһәрендә узган "Творим добро" фестивалендә Гран-прига лаек булды [фото+видео]

Сабадан сәләтле биючебез, кояш кызы Ләйсән Зарипова Тула шәһәрендә узган "Творим добро" эстрада сәнгатенең халыкара фестиваль-конкурсында катнашып, иң югары бүләк - Гран-прига лаек булды. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә илебезнең төрле почмагыннан 300ләп кеше катнашкан. Ләйсән хореографы Альбина Фәтхриева сәхнәләштергән һинд биюе белән тамашачыларны һәм конкурсның жюриен әсир иткән."Биюне сәхнәгә остазы куйган...

Сабадан сәләтле биючебез, кояш кызы Ләйсән Зарипова Тула шәһәрендә узган "Творим добро" эстрада сәнгатенең халыкара фестиваль-конкурсында катнашып, иң югары бүләк - Гран-прига лаек булды. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә илебезнең төрле почмагыннан 300ләп кеше катнашкан. Ләйсән хореографы Альбина Фәтхриева сәхнәләштергән һинд биюе белән тамашачыларны һәм конкурсның жюриен әсир иткән."Биюне сәхнәгә остазы куйган булса да, Ләйсән үзеннән дә төрле элементлар өсти, импровизацияли, үзебез дә шаккатабыз" - ди әнисе Рәмзия ханым. Соңгы вакытта Ләйсән бик актив спорт белән шөгыльләнә башлаган,кайвакыт тренажер залында икешәр сәгать хәрәкәтләнә икән, ихтыяр көченә, тырышлыгына шаккатабыз, диләр якыннары. "Творим добро" фестиваленнән бик шатланып, рухланып кайткан Ләйсәнебезне, әле яз көне узачак фестивальгә яңадан чакырып калганнар. Әлеге фестивальдә шулай ук остазы - КФУ да белем алучы Альбина Фәтхриева да (Юлбат кызы) 18-25 яшьлек чыгыш ясаучылар арасында 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Бу уңышлары кызларны яңа җиңүләргә рухландырсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев