Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күп функцияле үзәкләр дүшәмбе эшкә керешә

Эшсез булып теркәлүгә гариза язу өчен ЕСИА федераль порталында учет язуы кирәк. Күп функцияле үзәкләргә шул учет язуын алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

13 апрельдән күп функцияле үзәкләр эшен башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйтте.

«Алар, бер караганда, халык проблемаларын хәл итә алырлык һәм эпидемиологик хәлне начарайтмау режимында эшләячәк. 800 тәрәзәнең яртысы, арада бер буш тәрәзә калдырып, 400 тәрәзә эшли башлаячак», — диде.

«Работа в России» порталында эшсез булып теркәлүгә гариза язу өчен, ЕСИА федераль порталында учет язуы кирәк. Күп функцияле үзәкләргә шул учет язуын алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Айрат Хәйруллин әйтүенчә, изоляция вакытында өйдән чыгарга рөхсәт бирүче смс җибәрүгә, унынчы сәбәп итеп - күп функцияле үзәккә һәм пенсия фондларына бару мөмкинлеге өстәләчәк.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев