Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кредитың юкмы?

Яшь чагында бер өйләнеп, холыклар туры килмичә аерылышкан идек. Озак та яшәмәдек. Ул вакытта хатын-кыздан тәмам гайрәтем чигеп, үзем өчен генә яшәячәкмен дип сүз биргән идем.

Бөтен вакытымны, көчемне эшкә багышладым. Билгеле, вакыты-вакыты белән хатыннар белән очраштыргалап тордым, әмма аларның берсе дә үземә биргән сүземнән кире кайтара алганнары булмады. Югыйсә, арада яхшылары да очраган кебек иде. Яшьлек уза да китә, ә менә 45ләрдән соң кәефләр, ничектер, башкачага әйләнә икән. Буш вакытны яныңдагы берәр кеше белән уздырасы килә, аның белән генә сөйләшәсе килә. Хәтта эштәге кешеләр, дуслар дип йөрүчеләр дә күңелне күтәрми башлый. Шуңа да "бәхетемне кабат сынап караргамы әллә?" дигән уй белән ике ел элек гаилә корырдай хатын эзли башладым.
Берничә газетага игълан бирдем, радио аша танышып карадым. Күңелгә ярыйсы гына кебек тоелганнары белән ике якка да уңайлы булган урыннарда күрештек тә әле. Телефоннан сөйләшеп торганнары дистәдән артык булгандыр, чын әгәр. Хатын-кызларның барысы да кайда эшләвем, ничә сум алуым белән кызыксынды. "Йортың үзеңнекеме", "Кредитларың юкмы?", "Өйләнешсәк, минем балаларга акчалата ярдәм күрсәтәчәксеңме?" - дигән конкрет сораулар бирергә дә тартынып тормыйлар! Шунысы кызык, малайлары булганнарының күпчелегендә машина өчен кредит алынганлыгы ачыклана иде. "Беренче хатының тиккә генә китмәгәндер, үзеңдәдер әле гаеп", - дип тә кылларымны тарткалап карыйлар. Алл-а-а, бу дөньяда хатыннардан да комсызрак, үз-үзен яратучы зат юктыр! Берәү, икәү генә түгел бит, рәттән барысы да кесәнең калынлыгы белән кызыксына! Арада ник берсе минем сәламәтлегем, яратып ашаган ризыгым белән кызыксынсын! Белмим инде, бөтенләй картаеп беткәнче очрармы юлымда андыйлар? Ир - күңел өчен бит инде ул, балаларга кредит түләргә булышыр өчен түгел.
vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев