Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Крокус Сити Холл» концертлар залында теракт сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты

Җомга кичендә «Крокус сити холл»га камуфляжлы ким дигәндә өч кеше бәреп керә һәм автоматтан ату башлый. Соңрак концертлар залында янгын башлана.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында терактта туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклашты. Бу турыда ул Telegram-каналында яза.

«Коточкыч фаҗигадә туганнарын һәм якыннарын югалтучыларның барысының кайгысын уртаклашам… Бөтен йөрәгем сезнең белән», – дип яза ул.

Федераль Иминлек хезмәте белешмәсе буенча, «Крокус Сити Холл»да терактта кимендә 40 кеше һәлак булды, дип яза «Татар-информ».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев