Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күрше районда оятсыз гамәлләре өчен берәүне сак астына алганнар

Арча районы тикшерү органнары тарафыннан 32 яшьлек Евгений Глушакка карата РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү фаразлары буенча, 19 ноябрь иртәсендә Арчада Глушак элек үзе белән бергә яшәгән хатын-кызның йортына килә, алдан урллаган ачкычлары ярдәмендә ишекне ачып, өйгә уза. Анда инде ул тавыш-гауга чыгара, пычак...

Арча районы тикшерү органнары тарафыннан 32 яшьлек Евгений Глушакка карата РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү фаразлары буенча, 19 ноябрь иртәсендә Арчада Глушак элек үзе белән бергә яшәгән хатын-кызның йортына килә, алдан урллаган ачкычлары ярдәмендә ишекне ачып, өйгә уза. Анда инде ул тавыш-гауга чыгара, пычак белән куркытып, җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла. Алай гына да түгел, үз кыланмышларын ул кәрәзле телефонының камерасына да төшереп бара.

Шуннан соң гаепләнүче ир-ат, бу әле башы гына булуы турында кисәтеп, китеп бара. Соңрак ул зыян күрүчегә мәгълүматлар алышу программасы аша төшереп алган видеоязманы юллый. Шантаж ясарга теләгәндер, мөгаен. Зыян күрүче хатын-кыз шул ук көнне хокук сакчыларына гариза яза.

Евгений Глушак үз гаебен танымаган, тикшерү органнары үтенече белән суд аны сак астына алу турындагы карар чыгарган. Тикшерү эше дәвам итә.

Балтаси.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев