Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмара районы Чишмәбаш мәктәбе укучылары Сабада кунакта

Тумышы белән Чишмәбаш авылыннан булган Саба аграр көллияте җитәкчесе Бикмөхәммәтов Закирҗан Миннемулла улының чакыруын кабул итеп, туган мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, мәктәп коллективы һәм әти – әниләр Саба районында кунакта булып кайттык. Мәһабәт уку бинасы әллә кайлардан үзенә чакырып тора икән. Шәхсән Закирҗан Миннемулла улы үзе һәм урынбасарлары ачык йөз белән каршы алдылар безне аграр көллиятендә. Уку йортының бүгенге торышы турында мәгълүмат биргәннән соң, класслар, тулай торак бүлмәләре, быел төзелгән актлар залы белән таныштырдылар.

Уку һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары укучыларның һәр сорауларына тулы җавап биреп тордылар. Иң күңеллесе студентлар белән нәни балаларның кара – каршы очрашуы булды.Кечкенәләр биргән сорауларга студентлар бик теләп җавап бирделәр. Зур Сәрдек, Чишмәбаш авылыннан килеп укучы студентларыбыз өчен горурланып тордык. Бөтен җирдә чисталык, тәртип икәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Укучыларыбыз үзләре дә бирегә килеп укырга теләкләре барлыгын әйттеләр. Көллият ашханәсендә тәмле ризыклар белән дә сыйладылар безне. Шулай зурлап каршы алулары өчен Бикмөхәммәтов Закирҗан Миннемулла улына, укытучылар коллективына, студентларга бик рәхмәтле без.

6 сәгатьлек экскурсия барышында бик күп истәлекле урыннарда йөртте экскурсовод Тамчыгөл апалары. Үзе дә бик ачык йөзле, тумышы белән үзебезнең район кызын балалар да бик яраттылар. Сорауларын яудырып кына тордылар. Лесхоз поселогында Кукмара урамы да бар икән бит! Шул урамда урнашкан Саба урман хуҗалыгы музее бигрәк тә ошады. Бай экспонатлар, урман хайваннарының тере кебек басып торулары, кунакчыл музей хезмәткәрләре. Музейдан чыккач, “Сабантуй” дип аталган ату тирында һәм атлар клубында булдык. Чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. Ат абзарына түгел, өйгә кергән кебек хис итәсең үзеңне. Һәрбер атның исеме, ничә яшь икәнлеге язылган. Укучылар рәхәтләнеп атларны шикәр белән сыйладылар.

Сабаның яр буе күңел ачу паркында һәм үзәк паркта балалар рәхәтләнеп уйнадылар. Әти – әниләр өчен дә ял итү урыннары булу сөендерде. Көне буе йөрсәк тә, ару – талуны сизмәдек. Күңелләр күтәренке иде. Бик матур тәэсирләр белән кайттык без Саба якларыннан.

Кукмара районы Чишмәбаш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәфигуллина Суфия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев