Кукмара тарихи җирлекләр һәм кече шәһәрләр конкурсында 55 миллион сум акча отты
Әлеге акчалар элеккеге бертуган Комаровлар йортының ишегалдын кунак ихатасына әверелдерү өчен кулланылачак.
Шушы көннәрдә генә тарихи җирлекләр һәм кече шәһәрләрнең Бөтенроссия конкурсында катнашып, Кукмара 55 миллион сум акча отты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
- Бу безнең район өчен зур җиңү булды. Анда Россиянең 82 төбәгеннән 455 заявка тапшырылып, Татарстаннан барлыгы 14 эш җиңүгә иреште. Исемлектә безнең Кукмара шәһәре дә бар, - ди район башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин. - Әлеге акчалар элеккеге бертуган Комаровлар йортының ишегалдын кунак ихатасына әверелдерү өчен кулланылачак. Тарихи-мәдәни кыйммәткә ия бу биналарны реставрацияләп, әйләнә-тирәсен төзекләндереп, туристларны да җәлеп итәрлек ял итү-сәүдә урыны булдырылачак. Проект нигезендә биредә атриум формасында ябык ихата булдырылып, анда төрле мәйданчыклар ясалачак. Шул исәптән ярминкә павильоны, кафе, машина кую урыннары, сәүдә рәтләре урнаштыру күздә тотыла.
Фото: kukmor-rt.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев