Саба таңнары

Кукмарада үгез хуҗасын сөзеп үтергән

500 килограммлы үгез абзар ишегенә куелган чыраны бәреп чыгып, 80 яшьлек хуҗасына ташланган. Әлеге фаҗигале вакыйга Кукмара районында була. Канлы күренешне очраклы рәвештә күрше малае күзәтә. Яшүсмер ярдәм сорап кычкырган тавыш та үгезне сискәндерми. Тиз арада җыелган ир-атлар кул астындагы кораллар ярдәмендә көч-хәл белән үгезне куа ала. Зыян күргән пенсионер...

500 килограммлы үгез абзар ишегенә куелган чыраны бәреп чыгып, 80 яшьлек хуҗасына ташланган.
Әлеге фаҗигале вакыйга Кукмара районында була. Канлы күренешне очраклы рәвештә күрше малае күзәтә. Яшүсмер ярдәм сорап кычкырган тавыш та үгезне сискәндерми. Тиз арада җыелган ир-атлар кул астындагы кораллар ярдәмендә көч-хәл белән үгезне куа ала. Зыян күргән пенсионер шифаханәгә озатыла һәм 1 сәгатьтән соң үлә, дип яза "Әлмәт таңнары".
Интертат.ру.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: