Кулланылышта булган автомобильне утильлəштерүгə тапшырганда 350 мең сум ташлама  ясаячаклар
Яңалыклар

Кулланылышта булган автомобильне утильлəштерүгə тапшырганда 350 мең сум ташлама ясаячаклар

Татарстанда 1 сентябрьдəн 6 елдан артык йөргән автомобильләрне утильләштерү башланды. Ел ахырына кадәр дәвам итәчәк әлеге чарага 8 сентябрьдән "КамАЗ" да кушылды. Утильлəштерү йөк машиналарын яңартуга, автотранспортның экологик иминлеген һəм куркынычсызлыгын арттыруга, яңа автомобильлəрне алуга булышлык итәчәк. Кулланылышта булган автомобильне утильлəштерүгə тапшырганда, сатып алучыга яңа «КамАЗ» алганда 350 мең сум...

Татарстанда 1 сентябрьдəн 6 елдан артык йөргән автомобильләрне утильләштерү башланды. Ел ахырына кадәр дәвам итәчәк әлеге чарага 8 сентябрьдән "КамАЗ" да кушылды. Утильлəштерү йөк машиналарын яңартуга, автотранспортның экологик иминлеген һəм куркынычсызлыгын арттыруга, яңа автомобильлəрне алуга булышлык итәчәк. Кулланылышта булган автомобильне утильлəштерүгə тапшырганда, сатып алучыга яңа «КамАЗ» алганда 350 мең сум ташлама ясаячаклар. Автомобильне тапшырган вакытта, ул тулы комплектлы булырга тиеш. Шулай ук əлеге транспорт чарасы программада катнашучының милке булып ким дигəндə ярты ел торган булырга тиеш.


Нет комментариев