Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Курсабаш Сабан туен Чаллыда да беләләр (бәйрәмнәрдән кайтаваз)

Туган илебезнең районнарында, авылларында шаүлап-гөрләп Сабантуйлары уза. Халкыбызның бу милли бәйрәме безнең Курсабаш авылында да оешкан төстә, матур, күңелле узды. Бәйрәм авылда бирнә җыюдан башланып китте. Бездәге кебек бирнә җыю бәйрәмен минем башка бер җирдә дә күргәнем юк. Аны колга күтәреп йөреп түгел, ә атны матур итеп бизәп, колганы атның...

Туган илебезнең районнарында, авылларында шаүлап-гөрләп Сабантуйлары уза. Халкыбызның бу милли бәйрәме безнең Курсабаш авылында да оешкан төстә, матур, күңелле узды. Бәйрәм авылда бирнә җыюдан башланып китте. Бездәге кебек бирнә җыю бәйрәмен минем башка бер җирдә дә күргәнем юк. Аны колга күтәреп йөреп түгел, ә атны матур итеп бизәп, колганы атның арбасына беркетеп куялар. Авылыбыз яшьләре милли киемнәр киеп, җырлап-биеп, биргән чигүле сөлгеләрне, яулыкларны шунда бәйлиләр. Ул көнне авылыбыз урамнары шаулы җыр-моңнан яңгырап тора. Чөнки көчле рупор тавышы авылның икенче башында да ишетелә. Бу электән килгән матур бер йола.

Ә инде зур түземсезлек белән көтеп алган 8 июнь көнне барча халык кояшлы Сабантуй аланына җыелды. Башка еллардан аермалы буларак, монда бар нәрсәне үзгәртеп, яңалык кертеп оештырганнар. "Курсабаш" җәмгыяте рәисе Зөфәр Сәләхиев җитәкчелегендә мәйдан бик матур итеп бизәлгән, күркәм итеп ясалган эскәмияләр белән әйләндереп алынган. Килгән халыкны "Туган авылыбыз Курсабаш Сабантуена рәхим итегез!", "Кыр батырына дан!", "Сабантуй 2014" дип язылган матур плакатлар каршы ала. Мәйдан кырына "Язгы кыр эшләре 2014" дигән язу астына басу-кырларда, фермаларда, амбарларда эшләүче алдынгыларның кызыклы эш мизгелләрен чагылдырган фотосурәтләр урнаштырылган стенд тора. Аны да Зөфәр Имам улы үзе ясаган. Гомумән, яңа җитәкче, халыкның ялын күңелле итү өчен бар көчен куйган. Милли орнаментлар белән бизәлгән утын кисү станын да үзе ясап куйган. Авылдашлар ярдәме белән ясалган яңа сәхнә, Сабантуй трибунасы бик матур итеп бизәлгән.

Менә бәйрәм башланып китте. Аны Фәридә Нәфыйкова, Илгиз Шаһиҗиханов сәнгатьле итеп шигъри юллар белән тулыландырып алып бардылар. Сүз авылыбыз имам-хатыйбы Нурислам хәзрәткә бирелде. Ул авылдашларны бәйрәм белән котлап, язгы чәчү эшләренең тәмамлануына хәер-фатыйхасын бирде. Ходайдан ил-көннәребезгә тынычлык, бәрәкәтле, хәерле гомерләр, мул уңыш һәм күптән көткән яңгырлар сорап дога кылды. Трибунадагы килгән кунаклар - Дания Галимуллина, хуҗалыкны күп еллар җитәкләгән Тәлгать Хуҗин, Татарстан Республикасының татарча көрәш федерациясе рәисе Равил Хәйруллин авыл халкына бәйрәм котлауларын җиткерделәр. Хуҗалык рәисе Зөфәр Имам улы басу-кырларда, амбар-паркларда, фермаларда эшләүче алдынгыларга, авыл хуҗалыгын үстерүдә көч куеп эшләүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. 2014 ел Кыр батыры - Гомәр Нигмәтҗановка тәкә тапшырылды. Авылга кайткан кунаклар да бәйрәм белән котлап, үз сүзләрен әйттеләр. Авылыбыз кызы Гөлчирә Корбанова, үзе эшләгән Кукмара металл савыт-саба оешмасыннан алып килгән истәлекле бүләген Кыр батырына тапшырды. Бәйрәм күңелле уеннар, көрәш, ярышлар, җыр-биюләр белән уралып барды. Уен-ярышларда яше дә, карты да рәхәтләнеп көч сынаштылар. Балалар ясалма бассейнда кул белән балык тотты. Иң күп балык Динислам Зиннуровка эләкте. Моңарчы күрелмәгән уенны - үз ирләрен ләгәнгә утыртып ярышкан хатын-кызларны халык көлә-көлә күзәтте. Лотерея уены да бәйрәмгә яңача төс кертте. Кемдер рулонлы печән, ашлык, хуҗалык кирәк-яраклары отты. Бәйрәмнән беркем дә бүләксез китмәде. Ә Сабантуйның көрәш батыры Фазыйл Корбангалиевның иңнәренә тәкәне салгач халык аны алкышларга күмде. Бәйрәмгә тагын да ямь өстәүче Татарстанның халык артисты Резеда Кадырова концерты булды. Аның белән бергә җырлап, биеп тамаша кылды халык. Кичке җидегә кадәр бәйрәм иттеләр Курсабаш Сабан туенда. Туган халкына, авылны сагынып кайткан кунакларга шушындый матур бәйрәмне оештыруда башлап йөргән җитәкчебез Зөфәр Сәләхиевка, авылдашларга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Эшләрендә, тормышларында зур уңышлар теләп, киләсе Сабантуйларда да очрашырга язсын дигән теләктә калабыз. Милли гореф-гадәтләребезне онытмыйк, бай яшик, матур яшик, чөнки без моңа лаеклы халык. Чөнки без булдырабыз! Котлы булсын Сабантуйлар!

Иң изге теләкләр белән,

Чаллыдан А.Хәмидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев