Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кырымда һәм Бурятиядә хезмәт итүче Татарстан солдатлары үлгән

Татарстанның ике егете - Кырымда һәм Бурятиядә хезмәт итүче солдатларга хәрби бурычын үтәп, туган йортларына исән-имин кайтырга насыйп булмаган. Узган атнаның җомгасында Бәткедә цинк табутта кайткан Никита Павловны җирләсәләр, шуннан соң ук Кырымда хәрби хезмәт үтүче Шилнәбаш егете, 20 яшьлек Александр Кызыманың фаҗигале үлеме турында кайгылы хәбәр килеп иреште, дип...

Татарстанның ике егете - Кырымда һәм Бурятиядә хезмәт итүче солдатларга хәрби бурычын үтәп, туган йортларына исән-имин кайтырга насыйп булмаган.
Узган атнаның җомгасында Бәткедә цинк табутта кайткан Никита Павловны җирләсәләр, шуннан соң ук Кырымда хәрби хезмәт үтүче Шилнәбаш егете, 20 яшьлек Александр Кызыманың фаҗигале үлеме турында кайгылы хәбәр килеп иреште, дип яза "Якты юл" - Тукай районы газетасы.
Чаллыда туып-үскән Никита Павлов танк гаскәрләрендә хезмәт иткән, бер айдан өенә кайтырга тиеш булган. Өлкән улларының үлеме турындагы хәбәр әти-әнисенә 11 сентябрьдә килеп ирешкән. Солдат үлеме буенча тикшерү эше кузгатылган.
20 яшьлек Александр Кызыма армиягә узган елның көзендә алынган, декабрь аенда туган йортына кайтырга тиеш булган.
Егетләрнең әти-әниләренә сабырлык һәм түземлек бирсен. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев