Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышка әзерләнү өчен киңәшләр

Кыш көне ашка, гарнирга, ит һәм балык янына куеп бирү өчен яшелчәләрне җәйдән үк турап, туңдырырга суыткычка куярга була. 1 кг суган, 1 кг кишер, 1 кг болгар борычы, 1 кг помидор, укроп, петрушка Кишерне эре угычтан чыгарасыз, суган белән помидорны шакмаклап, болгар борычын токмачлап, яшел тәмләткечләрне вак итеп турыйсыз....

Кыш көне ашка, гарнирга, ит һәм балык янына куеп бирү өчен яшелчәләрне җәйдән үк турап, туңдырырга суыткычка куярга була.
1 кг суган, 1 кг кишер, 1 кг болгар борычы, 1 кг помидор, укроп, петрушка
Кишерне эре угычтан чыгарасыз, суган белән помидорны шакмаклап, болгар борычын токмачлап, яшел тәмләткечләрне вак итеп турыйсыз. Барысын бергә болгатып, порцияләргә бүлеп, пакетларга тутырасыз да казылык кебек төрәсез.
Кетчуп
3 кг помидор, 0,5 кг алма, 250 грамм суган, 1,5 аш кашыгы тоз, 1,5 стакан шикәр комы, тәменчә кара, кызыл борыч, 50 грамм алма серкәсе
Барысын да турап, суган йомшарганчы пешерәбез. Суытып, блендер ярдәмендә изәбез дә илле минут пешерәбез. Пешеп чыгар алдыннан тоз, шикәр комы, борыч сибәбез, алма серкәсе салабыз. Уттан алып, банкаларга тутырып куябыз.
Дару үләннәре җыярга онытмагыз
Тигәнәкчекнең (репешок обыкновенный) төнәтмәсен төрле ялкынсыну процесслары, әйтик, ангина, ларингит, фарингит вакытында авыз чайкау өчен, томау төшүне, фурункуллар һәм дерматитларны дәвалауда кулланалар. Ул бөерләрдәге комны эретә һәм буыннарда тозлар утыруны бетерү өчен дә файдаланыла. Төнәтмәсен әзерләү өчен 20 грамм коры үләнгә бер стакан кайнар су салалар, суынгач, сөзәләр һәм бал кушып, көненә өч-дүрт тапкыр яртышар стакан эчәләр. Тигәнәкчектә дуплау матдәләре, эфир мае, В витамины, никотин кислотасы бар. Дару үләнен кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев