Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы II Спартакиада уеннары безнеке!

25-27 февраль көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә ТР урта һөнәри белем бирү уку йортлары арасында II Спартакиаданың кышкы этабы үткәрелде. Ул 4 спорт төрен үз эченә алды: 1. Хоккей; 2. Өстәл теннисы; 3. Шорт-трек; 4. Чаңгы. Хоккей уеннарында Саба аграр көллияте командасы Мамадышлыларны 5:2 исәбенә җиңеп финал уенына үтте. Финалда Арча педагогик...

25-27 февраль көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә ТР урта һөнәри белем бирү уку йортлары арасында II Спартакиаданың кышкы этабы үткәрелде. Ул 4 спорт төрен үз эченә алды:

1. Хоккей;

2. Өстәл теннисы;

3. Шорт-трек;

4. Чаңгы.

Хоккей уеннарында Саба аграр көллияте командасы Мамадышлыларны 5:2 исәбенә җиңеп финал уенына үтте. Финалда Арча педагогик көллиятен 10:1 исэбе белән җиңү яулап, Саба аграр көллияте хоккей командасы беренче урында булды.

Хоккей командасынын составы:

Гильмутдинов Булат

АглиуллинРайнур

Вафин Булат

Юсупов Радис

Вахитов Салават

Вахитов Булат

Демидов Артем

Миронов Александр

СунгатуллинРамзил

ФайзрахмановАзат

СайфуллинНияз

Өстәл теннисы уеннары буенча Саба аграр көллияте командасы үзенең көндәшләрен лаеклы рәвештә җиңүгә иреште.

МингараевДанис

Хасанов Джамшет

СираевИнсаф.

Шорт-трек ярышына килгәндә, көллият студентлары Гильметдинов Булат һәм Демидов Артем шәһәр һәм авыл районнары арасында I һәм III урыннарны яулап кайттылар. Алай гына да түгел, 500 м аралыгында Гильметдинов Булат рекорд куйды (1,08 мин.). Командалар берлегенә бу исә беренче урынга ирешүгә нигез булды.

Чаңгы ярышларында да безнең егетләр һәм кызлар командасы сынатмады. Елдагыча үзләренең беренчелекләрен акладылар. Алар түбәндәге студентлар:

1. Габдрахманов Илназ;

2. Димухаметов Роберт;

3. Султанова Илүзә;

4. Аскарова Хәния.

Авыл районнарыннан килгән 25 команда арасында Саба аграр көллияте студентлары көндәшләрен бик күп отыш исәбенә җиңеп беренче урынны яулады. Бу җиңү көндәлек иртәнге йөгерү, зарядка, системалы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эш алып бару, тырышлык нәтиҗәсе. Тренерлары: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гузәлов Альберт, физик тэрбия житәкчесе Минниханов Раил, физик тәрбия укытучысы Фәсхиев Ильхам һәм хоккей тренеры Гәлимов Миннәхмэт. Студентларыбызны беренче урын белән котлыйбыз һәм алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев