Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыска буйлы егетнең күңелсезләнеп утырырга вакыты юк [+фотолар]

Мамадыш районында бик тә үзенчәлекле, соклангыч егет яши икән. Керәшен татары Артур Афанасьевка 26 яшь. Буе - метр да 15 сантиметр, авырлыгы - 32 килограмм. -Яшь барган саен кечерәя дә башладым, 1 метр да 5 сантиметрга гына калдым, - ди үзе шаяртып. Буем кечкенә дип һич кенә дә күңелсезләнеп утырырга...

Мамадыш районында бик тә үзенчәлекле, соклангыч егет яши икән. Керәшен татары Артур Афанасьевка 26 яшь. Буе - метр да 15 сантиметр, авырлыгы - 32 килограмм.
-Яшь барган саен кечерәя дә башладым, 1 метр да 5 сантиметрга гына калдым, - ди үзе шаяртып.

Буем кечкенә дип һич кенә дә күңелсезләнеп утырырга вакыты юк Артурның. Җырларга, спектакльләр уйнарга, КВНнарда чыгышлар ясарга ярата.
-Авылда үскәч микән күбрәк авыл турында җырларга да, тыңларга да яратам. Мәдәни чараларга чакырып кына торалар, якын итеп, үз итеп сөйләшәләр, якты йөзләре, якын итүләре өчен рәхмәтлемен үзләренә, - ди.
Өч ел элек Казанда шәхси күчмә циркта да эшләп алган.
-Пычак, лезвие, пыялалар ярдәмендә фокуслар күрсәтә идем. Әмма өч кенә ай эшләдем дә түләү булмагач аннан киттем, - ди Артур. - Спортны бик яратам. Аның авыр атлетика төре белән шөгыльләнәм. Яткан хәлдә 70-75 килограммлы штангны күтәрә алам. Гер спортын да үз итәм. 16 килограммлы герне 15-20 тапкыр күтәрәм. Чаңгыда йөрергә, футбол уйнарга яратам, шашка-шахмат уйныйм. Татарстан буйлап ярышларга чыгабыз. Миңа кешеләр арасында булу рәхәтлек бирә, аралашам, яңа дуслар табам, бик күңелле яшим, - ди Артур.


Мамадышта "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, инвалидлар җәмгыяте белән берлектә "Чүлмәк ясау кәсебе" проекты эшләп килә икән. Артур шунда балчыктан чүлмәкләр, вазалар ясарга йөри. "Бик кызыклы шөгыль, белмәгәнебезне өйрәтәләр", - дип сөенә. Күпләп ясап, Алабуга шәһәрендә узачак ярминкәләргә алып барып сатарга да ниятләре бар икән.


Артур Мамадыш районының Ташлыяр авылы егете. Гаиләдә өч бала - апасы, энекәше һәм Артур. Язмыш сөеп кенә яшәмәгән аларны: егерме ел элек әтиләре Василий дәдәй, өч ел элек әниләре Венера ханым вафат булган. Апасы Виктория гаиләсе белән Чаллыда яши, энекәше Илья - Казанда, әле өйләнмәгән. Артурны башлангыч сыйныфны мәктәпкә йөреп укыган, бишенче сыйныфтан өйгә килеп укытканнар. "Бигрәк тә физкультура, тормыш иминлеге нигезләрен фәнен яратып укый идем. Башкалардан артта калырга тырышмадым", - ди егет.
Артур күптән түгел генә фатирлы да булган. Мамадышның үзендә бер бүлмәле фатирга күченгән.


-Авылдан килгәч тә монда яшәүчеләргә ияләнүе бераз кыенрак булды. Урамда бармак төртеп узучылар, бигрәк тә балалар көлеп карый иде. Әмма мин күңелемне төшермәдем, хикмәт буйда түгел бит, иң мөһиме күңелең яхшы, йөзең ачык булсын, - ди егет. - Ашарга үзем әзерлим, интернеттан да карап өйрәнәм. Газ плитәсендә пешергәндә, савыт-сабалар юганда буем җитмәсә бер дә аптырап тормыйм, урындыкка басып эшлим. Йорт-җирдәге эшләргә туганнарым, дусларым да бик нык ярдәм итә. Сәхнә киемнәремне заказ белән тектерәләр. Көндәлеккә кия торганнарын да Казаннан заказ биреп тектертәм. 32-36 размерлы аяк киеме киям.


Кыска буйлы булуга карамастан, башкаларга үрнәк булырлык тормыш алып барырга мөмкин икән. Артур моны үз тормышында исбатлап күрсәткән.
-21-23 ноябрь көннәрендә Камал театрында спектакль куябыз. Анда профессор ролен башкарам. Килегез, рәхим итегез, - дип тамаша карарга да чакырды әле.
Артурның әлегә гаиләсе юк. Күңелемә керердәй парым очраса өйләнер идем, ди. Бирсен, Ходай, җор күңелле, тормышны матур яклардан күрә белүче, азга да сөенеп, ямь табып яши белүчеегеткә үз насыйбы да озак көттерми очрасын иде.

фотолар: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев