Кызу көннәрне яшенле яңгырлар алмаштыра
Яңалыклар

Кызу көннәрне яшенле яңгырлар алмаштыра

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, киләсе атна башында республикада яңгырлы көннәр көтелә. Иртәгә, 29 июньдә, алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы, яшенле яңгыр яву ихтималы бар. Яшен вакытында җил тизлеге секундына 17-22 метрга җитеп көчәя. Төнге сәгатьләрдә - 17-22, көндез 28-33 градус җылы...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, киләсе атна башында республикада яңгырлы көннәр көтелә.
Иртәгә, 29 июньдә, алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы, яшенле яңгыр яву ихтималы бар. Яшен вакытында җил тизлеге секундына 17-22 метрга җитеп көчәя. Төнге сәгатьләрдә - 17-22, көндез 28-33 градус җылы булачак.
Сишәмбе, 30 июньдә, республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы яңгырлар явып уза. Урыны белән яшен, боз яву ихтималы бар. Яшен вакытында җил көчәя. Һава температурасы төнлә - 16-21, көндез 22-27 градус җылы булачак.
Интертат.ру

Нет комментариев