Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күз яшьләрем төшми калмас... ❤

Үземнең язмышым турында сөйлисем килә.

Мин Балтач районының бер авылында яшим, 29 яшьтә. Берничә ел элек кияүгә чыгып, аерылып кайттым, анысыннан балаларым булмады. Икенче тапкыр кияүгә димләп чыктым, ул да гади авыл кешесе иде, тик аның белән дә уртак тормышыбыз барып чыкмады…
Балаларыбыз тугач ук (ул ирдән игезәк кызлар таптым), юлларыбыз аерылды. Кызларыма ике ай чагында, аталары килде дә, алып китәм диде. Ләкин минем әти-әниләр моңа каршы төштеләр, шуннан соң ул бүтән килеп күренмәде, хәзер дә өйләнмичә үзе генә яши. Фермада тирес чыгара, кызлар өчен алимент түли. Ник аның белән кушылмыйммы? Бүтән килми инде ул, элегрәк килмәгәнне. Кызларыма хәзер бишәр яшь.
Аерылгач, күпмедер вакыт узгач, ялгыз яшәп булмый бит инде дип, өченче мәртәбә кияүгә чыктым, ике кызым белән өченче иремнең янына киттем. Кайбыч ягыннан иде ул. Без килеп төшкәндә кайнанам өйдә юк иде, берничә көннән соң гына кайтып төште. Әйбәт кенә күрештек, таныштык, никах укыттык.
Өченче иремнән малай таптым. Улыма хәзер яшь ярым тулды. Бик матур яши башлаган идек, ярты елдан артык тордык. Икебез дә авылда фермада эшләдек. Ул - механизатор, мин бозаулар карадым. Мөнәсәбәтләребез бик әйбәт иде, яратышып тордык. Ниһаять, бәхетемне таптым, әйбәт кенә яшәсәк иде дип шатландым. Инде балага да узган идем, тик арабызга иремнең анасы - кайнанам килеп керде. Югыйсә, башта кайнанам белән араларыбыз яхшы гына иде, аннары никтер миңа каныга башлады ул. Янәсе, мин аның улын котыртам икән, алып чыгып китәм икән. Дөресен генә әйткәндә, ирем дә күбрәк анасының ягына авыша, аның сүзен генә сүз итә - шуны аңладым. Ахыр чиктә шулай килеп чыкты да - анасының сүзеннән чыга алмыйча, ирем безне ташлап, чыгып китте. Югыйсә, ир кешенең 38 яшендә үз сүзе дә булырга тиештер бит, ана сүзен һаман өстен чыгарып, язмышыңны күрәләтә җимерергә кирәкмәстер. Миңа кадәр үк бер мәртәбә аерылган ир иде инде ул, балалы хатын алган булган, аннары уртак балалары туган, анысы хәзер мәктәптә укый ди. Беренче хатыны белән яшәгәндә, парлашып эчә торган булганнар, аның белән дә җүнләп яшәмәгән инде ул. Йә кайтып, йә китеп - тегендә-монда йөргән. Беренче хатыны белән язылышып яшәгән, минем белән "гражданский" гына торды. Минем белән дә аерылды, корсаклы килеш ташлап китте ул мине. Миңа әйтмичә дә чыгып китте, йоклаган чагымда, күрмичә дә калдым. Хәзер беренче хатыны да балалары белән үзенең ата-аналарында яши, мин дә үземнең әти-әниләремнең йортында, бер көтү бала-чагам белән торам. Өченче ирем дә үзенең төп йортында гомер кичереп ята. Менә шулай: барыбыз да аеры-чоеры.
Баламны тапкач, шалтыратып-шалтыратып та карадым, телефонын алмады. Телефоны шул ук, беләм. Аннары смслар яздым, малаең туды, шундый-шундый исем куштым дип хәбәр иттем. Безне ташлап чыгып киткәненә җәй көне ике ел була инде. Шалтыратмады да, килеп тә күренгәне юк, килергә җыенмый да шикелле. Әйтәсе килгән сүзем шул - безне ташлап чыгып киттем дә, тынычлап яшим дип уйламасын - Ходай барлыгын онытмасын. Анасының авызына гына карап торып, үз баласын ятим итмәвен телим. Баласына ярдәм итмичә, бер дә күрешмичә яшәгәч, аны үз баласы итеп танымагач, баланың күз яше, рәнҗеше төшмичә калмаячак бит инде, шулай бит? Атасы үз баласы белән аралашып, күрешеп, ярдәм итеп яшәргә тиеш дип уйлыйм. Ташлап китсә дә, иремне яратам, кире кайтам дисә, бергә яшәргә дә ризамын. Мин аны хәзергә көтәм, балам да көтә. Ләкин гомер буе көтеп утырып булмас, гел барып чыкмаса, башка ир белән танышырга да каршы түгелмен.
Улым өчен ялгыз ана пособиесен алам, алиментка да бирә алмыйм. Чөнки өченче ирем үзенең малаен үзенеке дип танымады, һаман анасы котыртып ята. Фамилиясен дә бирмәде, бала минем фамилиядә йөри. Үзем өйдә булгач, кызларым балалар бакчасына да йөрми, бергә өйдә утырабыз. Ничек акча җиткерәбезме? Үземнең әти-әни янында торгач, ярдәм итәләр инде. Алар да алҗагандыр, бик каты әйтмәсәләр дә, кайчак үземне орышып алалар. Балаларны карап торучы булса, тора-бара янадан ферма тирәсенә булса да эшкә чыгарга иде инде. Өч балага җир дә бирәләр дип ишеткән идем, бирүен бирәләр бугай, алган кешеләрне дә беләм, йөрмәдем инде мин аның артыннан. Ник йөрмәдемме? Авыл җирендә кем ала инде аны? Күпбалалылар өчен коммуналь түләүләрдә 30 процент ташлама каралганмени? Белми идем, беренче мәртәбә сездән ишетүем.
Тормышны алып барулары бик авыр, балам белән ташлап киткән иремә бик рәнҗим. Ничек инде яшь ярымлык, алма кебек үз улыңны күрәсе килми микән ул кешенең? Үзем баламны сөям, үзем аның атасына рәнҗим. Алга таба уйласын иде, рәнҗешем, күз яшьләрем бер төшмәс микән?
vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев