Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үлемгә китергән уен-шаяру

Башкортстанның Кырмыскалы районында Яңа Плотина күле буенда малайлар чокыр казып, бер-берсен комга күмеп уйнаган. Шунда 8 яшьлек малай казылган чокырга үзе төшә. Иптәшләре аны шаярып ком белән күмә башлыйлар. Шул чакта баланың тын юлларына ком эләгә. Тончыга башлаганын күреп, балалар аны кире казып алалар һәм авыз эчен күл суы белән...

Башкортстанның Кырмыскалы районында Яңа Плотина күле буенда малайлар чокыр казып, бер-берсен комга күмеп уйнаган.

Шунда 8 яшьлек малай казылган чокырга үзе төшә. Иптәшләре аны шаярып ком белән күмә башлыйлар. Шул чакта баланың тын юлларына ком эләгә. Тончыга башлаганын күреп, балалар аны кире казып алалар һәм авыз эчен күл суы белән юдырта башлыйлар.

Бу хәлне олылар күреп, ашыгыч медицина ярдәме машинасы чакырта. Әмма малай җирле хастаханәнең реанимация бүлегендә тын ала алмаудан үлә.

Бала үлеме буенча Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев