Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лотереяга откан миллион долларны Мөхәммәтҗановлар эчеп бетергән

2001 елның гыйнварында уфалы Мөхәммәтҗановлар гаиләсенә күктән ишелеп бәхет төшә - "Бинго-шоу" лотореясына иске курс буенча 28 миллион сум оталар! "Комсомольская правда" газетасы миллионерларның 15 ел үткәч ничек яшәп ятуларын ачыклаган. "Куш" эләктергәч тә бәхетле гаилә шатлыкны "юарга" керешкән. Берничә ел эчеп, ниһаять айныгач, шәһәр үзәгендә премиум-класслы фатир, шулай ук...

2001 елның гыйнварында уфалы Мөхәммәтҗановлар гаиләсенә күктән ишелеп бәхет төшә - "Бинго-шоу" лотореясына иске курс буенча 28 миллион сум оталар!

"Комсомольская правда" газетасы миллионерларның 15 ел үткәч ничек яшәп ятуларын ачыклаган.

"Куш" эләктергәч тә бәхетле гаилә шатлыкны "юарга" керешкән. Берничә ел эчеп, ниһаять айныгач, шәһәр үзәгендә премиум-класслы фатир, шулай ук ике улларына дип фатир һәм машина алып куйганнар.

Миллионер гаилә акчаны уңга һәм сулга чәчә генә: кыйбатлы бүләкләр, кәеф-сафа, күпләргә, кире кайтарылмаячагын белсәләр дә, бурычка биргәннәр.

Ә менә бүгенге көндә заманында элитлы фатир ишеге таушалган, миллионлаган акча да бармак арасыннан аккан судай беткән.

Гаилә башлыгының тормыш иптәше Надежда Мөхәммәтҗанова берничә ел элек вафат булган. Уллары Алексейга 27, Рөстәмгә 25 яшь. Әтиләре Рөстәмгә 57 яшь, ләкин аны да миллионер дип әйтеп булмый -гади һәм тыйнак кына киенә, анда-монда чыкканы да бик сирәк күренә.

28 миллион сум акча бу гаиләгә бәхет китергәнме, әйтүе бик кыен...

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев