Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Татарстанда массакүләм чаралар уздырылмаячак

23 март көнне Саба мәдәният йортында узачак мәдәният хезмәткәрләре слеты, 24 март көнгә билгеләнгән ярминкә һәм Нәүрүз бәйрәме билгесез вакытка кичектерелә.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә бүген, 23 мартта, республикада барлык массакүләм чараларны уздыру туктатылды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсе «Крокус Сити Холл» концерт залындагы теракт нәтиҗәсендә туганнарын һәм якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашты.

Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ) беренчел мәгълүматларына караганда, «Крокус»та булган теракт нәтиҗәсендә ким дигәндә 40 кеше һәлак булган.

Соңрак ТР мәдәният министры Ирада Әюпова шимбә көнне төбәктә массакүләм күңел ачу чаралары, спектакльләр һәм башка тамашалар уздыруның туктатылуын раслады.

«Аңлавыгызны сорыйбыз! Бу карарны хуплаган барлык учреждение директорларына рәхмәт! Бүген без барыбыз бергә булырга тиеш! Бу бөтен илебез өчен зур фаҗига», — дип язган ул үзенең Telegram каналында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bugen-tatarstanda-massakulam-caralar-uzdyrylmayacak-5885169

 

 

 

Җомга кичендә Мәскәүдә булган теракт сәбәпле, республикабызда барлык мәдәни чаралар кичектерелә. Шул исәптән 23 март көнне Саба мәдәният йортында узачак мәдәният хезмәткәрләре слеты һәм 24 март көнгә билгеләнгән  ярминкә һәм Нәүрүз бәйрәме билгесез вакытка кичектерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев