Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Башаровның хатыны ирен гафу иткән [+видео]

Андрей Малаховның "Сегодня вечером" телетапшыруында Марат Башаров тормыш иптәшеннән гафу үтенгәннән соң, Екатерина Архарова журналистларга интервью биргән. - Маратның гамәлләре турында сөйләмәүләрен телим, - ди Архарова "КП"га биргән әңгәмәсендә. - Тапшыруны күрмәдем. Әмма һичшиксез карыячакмын. Мин Татьяна Анатольевна Тарасованы һәрвакыт хөрмәт итә идем. Хәзер гажданлык позициясе өчен тагын да ныграк...

Андрей Малаховның "Сегодня вечером" телетапшыруында Марат Башаров тормыш иптәшеннән гафу үтенгәннән соң, Екатерина Архарова журналистларга интервью биргән.

- Маратның гамәлләре турында сөйләмәүләрен телим, - ди Архарова "КП"га биргән әңгәмәсендә. - Тапшыруны күрмәдем. Әмма һичшиксез карыячакмын. Мин Татьяна Анатольевна Тарасованы һәрвакыт хөрмәт итә идем. Хәзер гажданлык позициясе өчен тагын да ныграк хөрмәтлим. Танылган тренер һәм зәвыклы хатын-кыз булуы өчен баш иям.

Архарова сүзләренә караганда, алар ире белән килешкән.
- Ел тәмамлана. Бар да артта калачак. Начарга караганда, яхшысы күбрәк булды. Гафу итә белергә кирәк! Начарлыкка ябышып ятарга ярамый. Хәзер һәркемнең үз тормышы булачак. Әмма без бер-беребез өчен һәрвакыт "ир белән хатын" булып калачакбыз, - дип белдергән ул.
Интертат.ру
№ | 16.12.2014

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев