Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Кәбиров: Тормыш әйбәтләнә бит, җәмәгать

Игътибар итәсезме, соңгы арада тормыш әйбәтләнә бит, җәмәгать. Элек ничек иде? Кибеткә керәсең, очсыз гына хакка бер куртка алып киясең. Шуның белән йөрисең. Хәзер алай түгел. Хәзер без очсыз нәрсәгә бик якын килмибез. Чөнки беләбез, хакы түбәнрәк булган саен, аның сыйфаты начар була. Узган җәй Вьетнам базарыннан арзан гына хакка...

Игътибар итәсезме, соңгы арада тормыш әйбәтләнә бит, җәмәгать.
Элек ничек иде? Кибеткә керәсең, очсыз гына хакка бер куртка алып киясең. Шуның белән йөрисең. Хәзер алай түгел. Хәзер без очсыз нәрсәгә бик якын килмибез. Чөнки беләбез, хакы түбәнрәк булган саен, аның сыйфаты начар була.
Узган җәй Вьетнам базарыннан арзан гына хакка бер ботинка сатып алган идем, кайтып җиткәнче, табаны төште. Юл уңаена аяк киеме остаханәсенә керергә туры килде. Шул аяк киеме остасы сорый: «Сезгә ничек? - ди. - Биш йөзгә төзәтимме, ике йөзгәме?» Дүрт йөзгә алган аяк киемен кайсы сантый биш йөзгә төзәтсен инде. «Ике!» - мәйтәм. Шуннан бу ботинканы алып, квитанция язып бирде дә: «Өч айдан килерсез», - ди. Биш йөзне түләргә туры килде. Яланаяк кайтып булмый.
Кайткач, хатынга сөйләгән идем, көлә: «Юләр син, - ди. - Хәзерге заманда очсызлы нәрсәгә якын баралармыни?!. Бары тик начар товарга гына арзан хак куялар, ә әйбәт әйбер һәрвакыт кыйбат була...» Хатын да шулай дигәч, дөрес инде. Аның сүзе һәрчак дөрес була.
Әле менә тагын базарда йөреп кердем. Сирәк чыгам мин анда. Узган ел бер ураган идем... Вәт менә шул... Тормыш әйбәтләнә икән, җәмәгать. Помидор, былтыргыга караганда ике тапкырга әйбәтләнгән. Лимон биш тапкырга әйбәтләнгән. Сарымсак - ун тапкырга. Былтыр бер сарымсакны өч сумга сатып алган идем, быел утызны сорадылар. Алмадым. Кыенсындым шулкадәр әйбәт сарымсак ашарга.
Тормыш әйбәтләнә, җәмәгать. Икмәк белән сөт тә әйбәтләнә. Сабын-порошок та. Кием-салым әйбәтләнә. Нәр­сә кирәк, барысы да әйбәтләнә. Менә шундый гомум әйбәтлек чорында кешеләр дә әйбәтрәк, затлырак була барадыр дип уйлаган идем. Юк икән, кеше һаман әйбәтләнми икән. Кеше һаман зарлануда икән:
- Бу дөньяда бөтен нәрсә кыйбат, адәм башы гына арзан!.. - диләр.
Дөрес түгел!.. Түгел...
Нишләп арзан булсын адәм башы?!.
Беркөн чәчтарашка кергән идем...


Марат КӘБИРОВ

Шәһри Казан

Шзә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев