Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: Татарстанның 13 районында терлекчелек тармагы күрсәткечләре кимегән

Апас районында мөгезле эре терлекләр саны - 1,5 мең, Ютазыда - 520, Югары Осланда - 500, Теләчедә - 300, Питрәч районында 200 башка кимегән.

Республика буенча мөгезле эре терлекләр саны буенча уңай тенденция билгеләнгән - 3 мең баш өстәлгән. Бу күп очракта Балтач, Мамадыш, Кукмара, Әлки, Саба һәм Әтнә районнарының системалы эше нәтиҗәсе. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Шулай ук Буа, Чүпрәле, Нурлат, Тукай районнары да баш санын шактый арттырган. Әмма, Марат Әхмәтов сүзләренчә, 13 районда төрле сәбәпләр аркасында күрсәткечләр кимегән. Апас районында мөгезле эре терлекләр саны - 1,5 мең, Ютазы районында - 520, Югары Ослан районында - 500, Теләче районында - 300, Питрәч районында 200 башка кимегән.

«Терлекләрнең баш санын киметүнең барлык фактларын да исәпкә алып, аны торгызу өчен оператив чаралар күрергә кирәк. Шуның өстенә, максатчан дәүләт ярдәме күрсәтү килешүләрендә терлекләрнең баш санын беренче гыйнвар дәрәҗәсендә саклап калу карары кабул ителде. Шуңа күрә дәүләт ярдәменнән мәхрүм калмас өчен терлекләрнең баш санын торгызырга туры киләчәк», - дип искәртте министр.

Марат Әхмәтов сөт тармагы мәсьәләләренә дә тукталды. Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында көн саен 3,6 мең тоннадан артык сөт җитештерелә. Узган елга карата үсеш 157 тонна яки 4,5 процент тәшкил иткән.

«Лидерлар арасына Кукмара, Балтач, Әтнә районнары керде. Биредә тәүлеклек савым 200 тоннадан артып китә. Актаныш, Саба, Арча һәм Мамадыш районнарында 160 тоннадан артык күләмдә теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, 7 районда савым 10 процентка арткан. Әлмәт районы 30 процент үсешкә иреште», - дип өстәде министр.

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев