Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина йөртү таныклыгына укып кал...

Автомәктәпләрдә уку өчен түләү бәясе яңа елдан 10 процентка арта. Укучыларга бензин һәм машина йөртү сәгатьләре өчен өстәмә түләргә кирәк булачак.

2019 елда Россия автомәктәпләрендә уку өчен түләү бәясе яңа елдан уртача 10 процентка арта. Бу хакта базар экспертларына сылтама белән “Известия” газетасы яза.

Шул ук вакытта, басма хәбәр иткәнчә, уку өчен формаль түләү шулай ук кала. Әмма укучыларга бензин һәм машина йөртү сәгатьләре өчен өстәмә түләргә кирәк булачак.

“Нефть компанияләре бензинга бәяне, торак-коммуналь хуҗалыклар хезмәтләргә бәяне арттырмаган очракта” бәлки бәяләр артмас, - дип белдергән Машина йөртүчеләрне өйрәтү һәм тест үткәрү милли эксперт советы әгъзасы Александр Лыткин.

Хәзер автомәктәпләрдә уку өчен түләү бәясе зур шәһәрләрдә 20 меңнән 30 меңгә кадәр сумманы тәшкил итә.

Фото: архив/Михаил Захаров/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев