Саба таңнары

Машина йөртергә хокукы булмаган килеш исерек хәлдә руль артына утыру фаҗигагә китергән

29 август төнлә 1 сәгать 30 минутта Әлмәт районы Дальний Ямаш - Новотроицк авылы юлының 8 нче чакрымында «Лада-Калина» белән йөртүче хокукы булмаган килеш исерек хәлдә идарә итүче 1981 елгы ир-егет, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне арттырып һәм, томанда һава торышы шартларын исәпкә алмастан, каршы якка чыгып, юлдан төшеп каплана....

29 август төнлә 1 сәгать 30 минутта Әлмәт районы Дальний Ямаш - Новотроицк авылы юлының 8 нче чакрымында «Лада-Калина» белән йөртүче хокукы булмаган килеш исерек хәлдә идарә итүче 1981 елгы ир-егет, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне арттырып һәм, томанда һава торышы шартларын исәпкә алмастан, каршы якка чыгып, юлдан төшеп каплана. Юлдагы шушы транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, машина йөртүче һәм аның 1999 елгы пассажиры тән казасына дучар була. Алар "Татнефть" ААҖ медсанчастенә китерелә, әмма балигъ булмаган пассажир егетнең гомере өзелә.
Шул хакта хәбәр иткән ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсендәгеләр, транспорт һәлакәте булганда үсмер иминлек каешын эләктермәгән булган, әгәр тиешенчә каешын эләктергән булса, исән калыр иде, чөнки автомобиль кузовы әллә ни зарар күрмәгән, дип белдерә.
Татар-информ

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: