Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машинаны дәүләт автоинспекциясендә исәпкә кую процедурасы гадиләш­терелде

Мәгълүм булганча, транспорт чараларын тер­кәү­­не башкару буенча административ регламентка үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә машинаны дәүләт автоинспекциясендә исәпкә кую процедурасы шактый гадиләш­терелде. Хәзер бары тик йөрергә яраксыз булган иске яки чит илләргә озатылачак машиналарны гына учеттан төшерергә кирәк. Калган очракларда бу эш "теркәлү мәгълүматларын үзгәртү" дип атала. Әгәр сез, машинагызны сатарга уйлагансыз...

Мәгълүм булганча, транспорт чараларын тер­кәү­­не башкару буенча административ регламентка үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә машинаны дәүләт автоинспекциясендә исәпкә кую процедурасы шактый гадиләш­терелде.

Хәзер бары тик йөрергә яраксыз булган иске яки чит илләргә озатылачак машиналарны гына учеттан төшерергә кирәк. Калган очракларда бу эш "теркәлү мәгълүматларын үзгәртү" дип атала.

Әгәр сез, машинагызны сатарга уйлагансыз икән, транспорт чарасы белән бергә аның дәүләт номер билгесен дә сатачаксыз. Ягъни яңа регламентта дәүләт номер билгесен моңарчы куелган автомобильгә беркетү юнәлешендә мөһим адым ясалган. Шул ук вакытта машинаны учеттан төшерсеннәр өчен ЮХИДИга мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел. Аны яңа хуҗа 10 көн эчендә учетка куярга тиеш. Шуннан соң гына ЮХИДИның төп базасындагы мәгълүматлар үзгәртеләчәк.

Машинаның хуҗасы теркәлү документлары буенча түгел, ә сату-алу шартнамәсе нигезендә алмашына. Яңа хуҗа әлеге номерны үзендә калдыра ала. Бу очракта аңа теркәлү арзанрак бәягә төшәчәк. Теләгән очракта номерны яңасына да алмаштыра ала. Бу очракта үзгәртүне сорап гариза язарга кирәк булачак. Шуннан соң гына транспортка яңа номерлар бирелә.

Шул ук вакытта иске хуҗа да сатылган машина номерын үзендә калдыра ала. Бу очракта машинаны сатканчы ук ЮХИДИга барып, номерны үз артында саклап калу өчен гариза язарга кирәк. Шуннан соң әлеге машинага яңа номерлар биреләчәк һәм машина аның белән сатылачак. Әмма бездә транспорт хуҗаларының күпчелеге машина номеры белән бергә сатуны кулайрак күрә.

Номерларны саклау вакыты да озынайтылды. Хәзер ЮХИДИ аларны бер ай урынына ярты ел саклый. Ярты ел яңа машина сатып алу өчен шактый иркен вакыт.

Марат Гаязов,

ЮХИДИ район бүлекчәсенең теркәү хезмәте баш дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев