Математиканың база дәрәҗәсендәге Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыручыларның нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстанда аны 13 укучы тапшырган иде. Имтихан тапшыручы 4 укучы сынауларны ерып чыга алмаган - "2"ле билгесе алган. Исегезгә төшерәбез, математикадан база дәрәҗәсендәге имтихан 5 балл белән бәяләнә. Аттестат алу өчен укучыга кимендә 3 балл алу кирәк. Имтиханны...
Математиканың база дәрәҗәсендәге Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыручыларның нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстанда аны 13 укучы тапшырган иде.
Имтихан тапшыручы 4 укучы сынауларны ерып чыга алмаган - "2"ле билгесе алган. Исегезгә төшерәбез, математикадан база дәрәҗәсендәге имтихан 5 балл белән бәяләнә. Аттестат алу өчен укучыга кимендә 3 балл алу кирәк. Имтиханны кабат тапшыру өчен резерв көн 21 апрельгә билгеләнгән. Якын көннәрдә математиканың профиль дәрәҗәдәге имтихан нәтиҗәләре билгеле булачак. Анысын вакытыннан алда 68 укучы тапшырды.


Нет комментариев