Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матур гаилә - ил күрке

2008 елдан башлап, 8 июль - Мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге асыл кыйммәтләр һәр гаиләнең нигезен, тотрыклылыгын, ныклыгын тәэмин итә. Шуңадыр да, яшь парлар арасында никахларын әлеге көнне законлаштыручылар саны артканнан арта бара. Бер-беренә ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылыкка корылган гаиләләр һәрвакыт нык һәм бәхетле була. Районыбызда...

2008 елдан башлап, 8 июль - Мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге асыл кыйммәтләр һәр гаиләнең нигезен, тотрыклылыгын, ныклыгын тәэмин итә. Шуңадыр да, яшь парлар арасында никахларын әлеге көнне законлаштыручылар саны артканнан арта бара.

Бер-беренә ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылыкка корылган гаиләләр һәрвакыт нык һәм бәхетле була. Районыбызда матур яшәү үрнәкләре белән башкаларга өлге булып торырлык гаиләләр күп. Шундыйларның берсе - Түбән Өчнарат авылында яшәүче Мансура һәм Зөфәр Мөхәммәтшиннар 35 ел парлы тормыш юлы үтеп, башкаларга үрнәк булырлык гомер кичерәләр. Районыбызда Гаилә көне уңаеннан тапшырылучы «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә дә быел әлеге гаилә лаек дип табылды һәм бу көн аларның гаилә бәйрәменә әверелде. Узылган гомер юлың медаль белән бәяләнгән икән, бу үзе зур дәрәҗә, тормыш кыйблаң туры дигән сүз. Район башлыгы Рәис Миңнеханов Мөхәммәтшиннарга мәртәбәле истәлек бүләген тапшырып, иң үрнәк гаиләләр сафында булулары белән котлады. « Гаилә - һәркем өчен изге урын. Иң үрнәк гаиләләрне барлау һәм хөрмәтләү максатыннан 2009 елдан гамәлгә ашырылган әлеге мәртәбәле медальгә районыбызда җиденче гаилә ия булды. Быел менә әлеге истәлекле бүләккә сезнең гаилә тәкъдим ителде. Сез башкарган хезмәтегез белән дә, гаиләдә дә башкаларга үрнәк булып торасыз. Өйдә дә, эштә дә һәрчак тәртип булырга тиеш. Әлеге чара яшь буын өчен дә үрнәк», - диде ул. Тәбрикләү тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, ЗАГС бүлеге башлыгы Алсу Шәйхетдинова да катнашып, матур гаиләне тәбрикләделәр. «Булганнан бар да була», диләр. Гаилә башлыгы Зөфәр Зиннәт улы шәхси тормышта гына түгел, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә абруйлы, тынгысыз, заманча карашлы җитәкче.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев