Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матурлык артыннан куу хастаханәгә илтә

Спорт, сәламәт яшәү рәвеше популярлашкач, матур буй-сын артыннан куучылар да бермә-бер артты. Хәзер яшьләр генә түгел, әбиләр дә спортзалда тир түгә. Ләкин моның өчен тырышлык, ихтыяр көче кирәк.

Ә ул сыйфат бөтен кешедә дә юк. Идеаль фигура артыннан куып, күбесе мускул авырлыгын арттыра торган анаболик стероидлы препаратлар куллана башлый, бу исә сау­сәламәт кешене хаста хәленә дә җиткерергә мөмкин.

Анаболик препаратлар закон тарафыннан тыелган булуга карамастан, аларны тәкъдим итүчеләр саны кимеми. Бу көннәрдә ил буенча, «Бердәм Россия»нең «Халык контроле» партия проекты кысаларында, тыелган препаратларны ачыклау буенча рейд бара. Әлеге акциягә илнең спорт башкаласы Казан да кушылды. Партия шәһәрнең 20гә якын сәүдә нокталарын тикшереп чыкты.

- Россиянең кайбер регионнарында закон бозу очраклары күзәтелсә дә, республика буенча андый препаратларны ачыктан-ачык сатучыларны очратмадык. Күбесе таныш-белеш аша эш итә. Ә менә сайтларда зарарлы препаратларны тәкъдим итүчеләр күп. Якын арада ул сайтларның исемлеген Роскомнадзорга җибәрәчәкбез. Шуннан соң алар суд карары буенча ябылачак, - дип белдерде «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Казан җирле бүлеге сәяси советы әгъзасы, Татарстанда «Халык контроле» проектында катнашучы Андрей Губанов.

Табиблар да бер тавыштан әлеге препаратлардан баш тартырга чакыра.

- Анаболик препаратлар организмда аксым һәм май тупланмасы барлыкка китерә. Ул кешедә аю кышка запас туплаган күк җыелып бара. Физик активлык никадәр зур булса да, әлеге запаслар кимеми. Бу исә бик җитди авырулар китереп чыгара. Беренчедән, матдәләр алмашына зыян килә. Организмда тоткарланган аксым белән май бөер һәм бавырга начар тәэсир итә, кан әйләнеше начарлана, хәтта онкологик авырулар да китереп чыгарырга мөмкин, - дип кисәтте Казанның мәшгуль бер фитнес үзәге табибы Зилфирә Гыйльметдинова.

Ә матур фигуралы буласы килгән кешеләргә табиб дөрес тукланырга, көненә кимендә биш тапкыр әз-әзләп ашарга, күп итеп су эчәргә кушты. Махсус диета тотасы килүчеләрне диетолог белән киңәшләшеп эшләргә чакырды.

- Кайбер кешеләр организмны робот дип уйлый. Ничек телиләр, шулай кыланырга тырышалар. Ә бит ул тиз генә үзгәрә алмый, матур фигура булдыру өчен дә ике-өч ай түгел, берничә еллар кирәк. Хәтта гади протеин коктельләре эчү өчен генә дә табиб белән киңәшләшү зарур. Чөнки без организмыбызда нинди хроник авырулар яшеренгәнен белмибез. Ә бу препаратлар көтмәгәндә авыруларны көчәйтергә мөмкин, - диде табиб.

Табиблар күпме «ярамый» дип чаң сукмасын, төз фигура артыннан куучыларның моңа исе китми. Спортчылар үзләре дә препаратлар куллануны начар гадәткә санамый. Мәсәлән, 21 яшьлек Андрей Заборешкинның күп кенә дуслары өчен бу гадәти күренеш икән. Егет үзе дзюдо буенча спорт мастерлыгына кандидат. Соңгы алты елда спортзалга йөри.

- Яшь егет буларак, минем дә әлеге препаратларны кулланып карыйсым килгән очраклар күп иде. Чөнки бөтенебезнең дә башкаларга караганда мускуллырак, шул рәвешле көчлерәк буласыбыз килә. Мондый егетләр кызларга да ошый. Ләкин мин һәрвакыт даруларның нәрсә китереп чыгарачагын уйлый идем. Аның бит уңай якларына караганда, тискәре яклары күбрәк. Кешеләргә мәгълүмат бирә торган акцияләр күбрәк булсын иде. Бигрәк тә спортзалга яңа гына килеп кергән яшьләр өчен бик файдалы ул, - диде спортчы егет.

Биш елдан артык фитнес тренер булып эшләгән Федор Шалаев исә, зур спортта әлеге препаратларсыз булмый, дип белдерә.

- Хәзер олимпия уеннарында шулкадәр зур нормативлар, үз көчең белән генә аларга ирешү кыен, - диде ул.

Алисә САБИРОВА

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев