Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус операциядә катнашучы үлгән очракта, түләүне аның балигъ булган балалары алачак

Махсус хәрби операциядә катнашучы әтисе үлгән очракта, түләүләрне аның балигъ булган балалары алачак. Кичә Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалады.

 Балигъ булган балаларга түләүләр гаиләнең әлеге пособие тиешле башка әгъзалары булмаган очракта биреләчәк.

«Бер тапкыр түләнә торган акча югарыда аталган хәрби хезмәткәрләрнең балигъ булган балаларына яки балигъ булган балалары булмаган очракта бертуган һәм бертуган булмаган ир һәм кыз туганнарына тигез итеп бирелә», - диелә указ текстында.

Элегрәк документта бары тик ир һәм кыз туганнар гына күрсәтелгән иде.

Үзгәрешләр хәрби хезмәткәрләргә, полиция, мәҗбүри үтәтү органнары, Росгвардия хезмәткәрләренә, Федераль сак хезмәте хәрби хезмәткәрләренә, яңа төбәкләр территориясендә эшләүче волонтерларга, анда командировкага җибәрелгән затларга, дәүләт предприятиеләрендә эшләүчеләргә (һ.б.) кагыла.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларның балигъ булган балаларына түләүләрнең гамәлдә булуын киңәйтергә кушкан иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maxsus-operaciyada-katnasucy-ulgan-ocrakta-tulaune-anyn-balig-bulgan-balalary-alacak-5886000

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев