Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Метшин өмәгә чакыра

23 апрельдә Казанда гомум шәһәр өмәсе уза. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин Казан халкын әлеге чарада актив катнашырга чакырды.

- Бу - күп еллар дәвамында сакланып килгән күркәм гадәт. Шәһәрдәге чисталык - безнең ни дәрәҗәдә мәдәниятле булуыбыз һәм цивилизациялелегебезнең күрсәткече ул. Моннан тыш, бу бер максат буенча берләшүгә дә китерә. Шәһәрдәге чисталыкка күнектек. Барыбызга да матур, каралган, хуш исле чәчәкләргә күмелгән Казан ошый. Әмма оешма хезмәткәрләре көче белән генә шәһәрдә тәртип салып булмый. Шуңа да, әйдәгез, берләшеп, шәһәребезне чүп-чардан арындырыйк әле! - диде Илсур Метшин.

Гомум шәһәр өмәсенә 2 000 оешмадан хезмәткәрләр, барлыгы 50 000ләп кеше чыгар дип көтелә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев