Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мөгаен, алырмын трактор”

Узган елларда кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме программалары соңрак старт ала иде. Быел исә, эшмәкәрләрнең үтенечләренә колак салып, "Лизинг-грант" программасы буенча сайлап алу конкурсы 13 мартта ук башланды. Шул рәвешле, әгәр дәүләт ярдәменә исәп тотучы авыл хезмәтчәне (фермер) икән, кыр эшләренә тотынганчы ук, үз хуҗалыгын кирәкле техника белән тәэмин...

Узган елларда кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме программалары соңрак старт ала иде. Быел исә, эшмәкәрләрнең үтенечләренә колак салып, "Лизинг-грант" программасы буенча сайлап алу конкурсы 13 мартта ук башланды. Шул рәвешле, әгәр дәүләт ярдәменә исәп тотучы авыл хезмәтчәне (фермер) икән, кыр эшләренә тотынганчы ук, үз хуҗалыгын кирәкле техника белән тәэмин итеп өлгерәчәк.

"Лизинг-грант" программасы нигезендә булышлык итү мәсьәләләре турында кече һәм урта бизнес вәкилләре белән киңәшмә узган атнада безнең районда да үтте. Сөйләшүгә 30дан артык шәхси эшмәкәр килгән иде. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов чыгышында әйтелгәнчә, узган елда 15 эшмәкәр субсидия алуга ирешкән. Ярдәм күләме 16,8 миллион сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта юк кына сәбәпләр, әйтик, вакытында хисап бирмәүләре, ниндидер тиеннәр белән генә исәпләнгән пеняларны түләмәгәнлекләре аркасында конкурслы сайлап алудан төшеп калучылар да булган.

-Әлегә "Лизинг-грант"ка республика буенча бүленгән акча күләме 50 миллион сум турында сүз бара, бу 2013 ел күрсәткеченә карата 11 тапкыр азрак. Шуңа күрә кем алдан өлгерә, шул отачак һәм алачак субсидияне. Быел программага эре компанияләр дә керүе көтелә, вакытында өлгермәүчеләргә кыенга туры килергә мөмкин,- диде Илнур Котдусов һәм шәхси эшмәкәрләрне киләсе атна уртасына кадәр бу мәсьәләдә төгәл карарга килергә чакырды. Аны эшмәкәрлекне яклау үзәгенең Арчадагы вәкиле Назыйм Сибагатов тулыландырды.

Мәгълүм булганча, конкурс кысаларында җиһазлар - турыдан-туры җитештерү процессына җәлеп ителә торган җайланмалар, механизмнар, аппаратлар, установкалар, машиналар, автотранспорт чаралары алырга була. Узган ел лизингка йөк һәм пассажир транспорты чараларын да кертелгән. Әйтик, ипи таратырга автомобиль кирәк икән, дәүләт аларын да субсидияли.

Кече һәм урта бизнес вәкилләренең төрле җиһазларга ихтыяҗын күздә тотып әзерләнгән исемлектән күренгәнчә, хәзергә байтагын көпчәкле тракторлар кызыксындыра. Юлбаттан гаилә фермасы башлыгы Фәннур Абдуллин да ""МТЗ-82"гә исәп тота. Фәннур 14-16 март көннәрендә Олы нырдан Рифат Зыятдинов белән Татарстан авыллары эшмәкәрләренең III Бөтенроссия җыенында да катнашты. Алар Самара өлкәсенең Әлкәй (Алькино) авылында шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеге белән дә танышканнар. Шуларның берсе - Рафис Латыйпов казылык цехын җәелдерү белән тукталып калмыйча, "Сельский уют" агротуризм үзәге дә булдырган. "Бик ошады, эшне җәелдерүгә чикләр юклыгын күрдек,- ди Ф.Абдуллин.

Гаилә фермасы башлыгы хәзер симертү үгезләре үстерә, җәйгә аларның санын 50гә җиткерергә ниятли. Ә лизинг-грант программасында катнашуга килгәндә, башта шартларын җентекләп өйрәнәчәген, башка программалар белән танышачагын әйтте. "Мөгаен, алырмын мин тракторны, ансыз берничек тә булмый"- диде Фәннур ахырдан.

-Үгезләрне сугым өчен үстерәсең. Тиздән, 1 майдан ит җитештерү белән шөгыльләнүче уҗалыкларга терлекне үз йорт ишегалларында чалу тыелачак бит әле,- дим эшмәкәрлеккә көтелмәгән киртәләр дә килеп чыгуына ишарәләп.

- Ясаган идек андый урын, тик кеше яши торган урыннардан 300 метр ераклыкта урнашмаган булып чыкты, - дип җавап бирде ул. Терлек чалу өчен махсус урын булдыру гына җитми шул, аларны теркәү һәм махсус сертификат алу да таләп ителә. Менә шундый уйланмаган проблема килеп чыкты бит әле. Киңәшмәдән соң эшмәкәрләрнең кайберләре белән әңгәмәләшергә өлгердем. Алар шулай ук лизингка җиһазлар алу артыннан йөрүнең дә шактый кыенлыклары барлыгын сөйләделәр.

Шулай да шәхси эшмәкәрләр булдырган шөгылләрен дәвам итәргә, эшчәнлекләрен киңәйтергә уйлый. Тәвәккәлләр кәсебенә алынгач, чигенергә юл юк чөнки.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев