Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф оешмаларында акча җыюга нокта куела

Бүгеннән бу темага башка әйләнеп кайтмаслык итеп хәл итәргә кирәк. Мәгариф учереждениеләрендә акча җыюлар, ришвәтчелек булмаска тиеш. - Ата-аналар фонды үзе теләп биргән акчаны да моннан соң бары исәп-хисап счеты аша гына күчертергә өйрәнегез. Бу хакта күптән сөйләшүләр алып барылса да, шикаятьләр килә тора. Шуңа да бу мәсьәләгә аеруча игътибар...

Бүгеннән бу темага башка әйләнеп кайтмаслык итеп хәл итәргә кирәк. Мәгариф учереждениеләрендә акча җыюлар, ришвәтчелек булмаска тиеш.

- Ата-аналар фонды үзе теләп биргән акчаны да моннан соң бары исәп-хисап счеты аша гына күчертергә өйрәнегез. Бу хакта күптән сөйләшүләр алып барылса да, шикаятьләр килә тора. Шуңа да бу мәсьәләгә аеруча игътибар итүегезне сорыйм, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллинга. Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә мәгариф хезмәткәрләренең традицион шәһәр август конференциясендә "Заманча мәгариф: бердәй мөмкинлекләр - яңа технологияләр - шәхси җаваплылык" темасына сөйләштеләр, киләчәккә планнар кордылар. Хәзер конференция катнашучылары аерым секцияләргә бүленеп эшли, фикер алыша. Конференция башланыр алдыннан җитәкчеләр күргәзмәләр залында урнаштырылган экспозицияләр белән танышып чыкты. Монда шәһәрнең иң алдынгы мәгариф учреждениеләре үзләре җитештергән үзенчәлекле экспонатлар тәкъдим иткәннәр иде.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X