Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов: «Мин эшләгәндә бездә нефть запаслары 900 млн тоннага кадәр артты»

ТР Президенты фикеренчә, республика өчен төп бурычларның берсе – нефть химиясен үстерү.

Татарстанда нефть запаслары тагын 100-200 елга җитәчәк. Соңгы 20 елда республикада «кара алтын» запасларының күләме 900 миллион тоннага кадәр артты, һәм ул күбәя генә бара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Президент академиясенең Җәйге кампусы» Халыкара белем бирү форумы панель дискуссиясендә шул хакта хәбәр итте.

«Мин Татарстан Хөкүмәтендә эшли башлаганда нефть запаслары 850 миллион тонна тәшкил итә иде. Бүген ул 900 миллион тоннадан артып китә», - диде Миңнеханов. Аның сүзләренчә, республикада «кара алтын» запаслары тагын 100-200 елга яки аннан да артыгракка җитәргә тиеш. Шуңа күрә нефть химиясе Татарстан икътисадының төп үсеш векторы булып калачак.

«Нефть химиясен үстерү, әлбәттә инде, беренче урында тора. Бездә нефть сәнәгате, «кара алтын» эшкәртү, нефть химиясе, автомобиль, самолет һәм вертолетлар төзү кебек тармаклар бар. Без әлеге юнәлешләр үсеш кичерсен өчен тырышабыз», - дип сүзен йомгаклады ТР Президенты.

Президент академиясенең Җәйге кампусы Татарстанда 2012 елдан бирле үткәрелә. 2019 елдан анда Россиянең 18 төбәге һәм дөньяның 29 иленнән 200дән артык студент катнаша. Быел инновацияләр һәм трендлар кампусның темасы буларак билгеләнде.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев