Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минзәлә юлында терлек төялгән "КамАЗ"ның тормозы эштән чыккан [+фото]

Кичә, 24 декабрьдә 10:44 сәгатьтә М-7 Волга трассасының 1081 нче чакрымында ике "КамАЗ" машинасы бәрелешкән. Минзәлә районы биләмәсендә, Хуҗамәт авылыннан ерак түгел урында, килеп чыккан гадәттән тыш хәл бер йөк машинасының тормоз системасы сафтан чыгу аркасында килеп чыккан. Тормозы эштән чыккан "КамАЗ" мөгезле эре терлекләр төягән була. Бәхеткә, аларга зыян...

Кичә, 24 декабрьдә 10:44 сәгатьтә М-7 Волга трассасының 1081 нче чакрымында ике "КамАЗ" машинасы бәрелешкән.

Минзәлә районы биләмәсендә, Хуҗамәт авылыннан ерак түгел урында, килеп чыккан гадәттән тыш хәл бер йөк машинасының тормоз системасы сафтан чыгу аркасында килеп чыккан. Тормозы эштән чыккан "КамАЗ" мөгезле эре терлекләр төягән була. Бәхеткә, аларга зыян килмәгән. Икенче машинадагы 4 кислород балоны да әйләнә-тирәгә куркыныч тудырмаган.

Машина йөртүчеләргә урында гына ярдәм күрсәтелгән.

Фото: .menzela.ru

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев