Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Мошенниклар алдауның яңа схемасын куллана башлаган

Мошенниклар эш бирүчеләр рәвешендә яңа хезмәткәрләрдән алдалап зур суммада акча ала. Эш эзләү сайтларын кулланучылар «ярдәм итү» сылтавы белән аларга акча күчерә.

ВТБ белгечләре алдауның яңа схемасын ачыклаган. Мошенниклар эш бирүчеләр рәвешендә яңа хезмәткәрләрдән алдалап зур суммада акча ала. Эш эзләү сайтларын кулланучылар «ярдәм итү» сылтавы белән аларга акча күчерә.

Мошенниклар эш эзләү сайтларына кызыктыргыч вакансияләр урнаштыра, мәсәлән, генераль директор ярдәмчесе яки ассистенты вазифасы. Алар кандидатны «тиз арада» хуплый һәм аның белән эшкә урнашу турында килешү төзи. Алга таба мессенджерлар эш чаты рәвешендә гади биремнәр бирә. Берничә көннән «җитәкче» ашыгыч рәвештә ярдәм – әти-әнигә дарулар сатып алу өчен күрсәтелгән реквизитларга акча күчерүне яки сылтама аша түләүне сорый, командировкадан кайткач акчаны кире кайтарырга вәгъдә итә. Акча күчергәннән соң мошенниклар яки тагын акча таләп итә, яисә юкка чыга һәм барлык контактларны блокка куя.

«Җинаятьчеләр эшкә урнашу күренешен генә ясап калмый, ә корбан аларның шартларына психологик яктан җиңелрәк ризалашсын өчен «җитәкче – хезмәткәр» мөнәсәбәтләрен булдыра. Яңа «җитәкче» авыру әнисенә дарулар алуда яки башка шәхси проблемаларда ярдәм сораганда күпләр моны ышаныч билгесе һәм үз-үзеңне күрсәтү форсаты дип кабул итә. Әмма законнарны үти торган бер генә җитәкче дә хезмәткәреннән акча күчерүне таләп итми, хәтта бик игелекле сәбәп белән дә. Бу һәрвакыт җинаять билгесе», – дигән ВТБ вице-президенты, иминлек тәэмин итү департаментының корпоратив мәнфәгатьләрне яклау идарәче җитәкчесе Дмитрий Ревякин.

Ничек сакланырга: эшкә ризалашканчы, эш бирүчене тикшерегез – компаниянең рәсми контактларын табыгыз һәм аның чынлыкта да булуына инаныгыз, мессенджерларда язышу белән генә чикләнмәгез. Беркайчан да, хәтта сезгә кире кайтаруны яки компенсация вәгъдә итсәләр дә, акча күчермәгез – чын эш бирүче бу хакта сорамый. Шикле телефон номерлары белән сак булыгыз, чөнки мошенниклар аны еш алмаштырып тора һәм уйлап чыгарылган исемнәргә яшеренә. Әгәр эшкә урнашу алдыннан сездән нәрсәдер өчен акча түләүне сорыйлар икән – бу алдауның иң ачык билгесе.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/mosenniklar-aldaunyn-yana-sxemasyn-kullana-baslagan-5908623

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев