Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөселман гаилә психологлары тормыш иптәшен сайларга өйрәтә

21 гыйнварда 14:00дә Казанның Гаилә мәчетендә «Мөселман гаилә психологларын әзерләү программасы» темасына түгәрәк өстәл оештырыла. Әлеге җыелышта мәчет каршындагы мөгаллимнәргә каралган мәгърифәти проект буенча фикер алышу планлаштырылуы хакында хәбәр итә проект авторлары. Мөселман кыйммәтләрен күздә тотып гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтә алучы психолог-консультантлар булдыру - әлеге чараның төп максаты. Проектны Татарстан...

21 гыйнварда 14:00дә Казанның Гаилә мәчетендә «Мөселман гаилә психологларын әзерләү программасы» темасына түгәрәк өстәл оештырыла.

Әлеге җыелышта мәчет каршындагы мөгаллимнәргә каралган мәгърифәти проект буенча фикер алышу планлаштырылуы хакында хәбәр итә проект авторлары.

Мөселман кыйммәтләрен күздә тотып гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтә алучы психолог-консультантлар булдыру - әлеге чараның төп максаты.

Проектны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан федераль университеты тарафыннан Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшләүче Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәк гамәлгә ашыра.

Чарада Россия ислам институты мөгаллимнәре, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре, Казан имамнары, мәчетләр каршында белем бирүче мөгаллимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашуы көтелә.

Җыелышта белгечләр мөселман гаилә психологларының тормыш иптәшен сайлау, гаиләдә уңай мохит тудыру, гаиләне саклау кебек мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышачак.

Шәһри Казан


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X