Саба таңнары

Сабинский район

Яңалыклар

Мөслимдә, әҗәткә аракы сатмаганы өчен, кибетче үтерелгән

9 май бәйрәме гадәттән тыш хәлләрсез узды, дип сөенергә дә өлгермәдек, Мөслим районының Баланлы авыл җирлегеннән куркыныч хәбәр килеп иреште: бәйрәм көнне кичке 6 белән 7ләр арасында Баланлы авылының бер кибетендә җинаять кылынган. Тумышы белән Владивосток ягыннан булган бер ир-ат, сатучы аңарга әҗәткә аракы сатмаганы өчен, кибеттәге пычак белән аны...

9 май бәйрәме гадәттән тыш хәлләрсез узды, дип сөенергә дә өлгермәдек, Мөслим районының Баланлы авыл җирлегеннән куркыныч хәбәр килеп иреште: бәйрәм көнне кичке 6 белән 7ләр арасында Баланлы авылының бер кибетендә җинаять кылынган.

Тумышы белән Владивосток ягыннан булган бер ир-ат, сатучы аңарга әҗәткә аракы сатмаганы өчен, кибеттәге пычак белән аны кадап үтергән. Вафат булган райондашыбыз 70нче елгы хатын-кыз була, дип хәбәр итә районның "Авыл утлары" басмасы. Бүген кеше үтерүдә гаепләнүче район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Тикшерү эше бара.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев